Рөстәм Миңнеханов Измирда Оештырылган сәнәгать зонасы предприятиеләрен карады
(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Измир (Төркия) провинциясенә эш сәфәре кысаларында Оештырылган сәнәгать зонасы предприятиеләрендә булды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Сәнәгать зонасы Измирнең төньяк-көнбатышында диңгез портыннан – 20, аэропорттан – 45 һәм йөк автомобильләре өчен таможня постыннан 8 километр ераклыкта урнашкан. Гомуми мәйданы 624 гектар тәшкил итә. Сәнәгать зонасында 584 предприятие эшли, аларда 40 меңнән артык кеше хезмәт итә. Читать дальше...