Балашов районы имам-мөхтәсибенә мөфти Равил Гайнетдиннең Рәхмәт хаты тапшырылды
(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Саратов өлкәсенең Балашов районы имамы Ильяс хәзрәт Юнкинга Россия Мөфтиләр шурасы һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе шәех Равил хәзрәт Гайнетдин исеменнән Ислам һәм мөселманнар файдасына күп еллар хезмәт иткән өчен Рәхмәт хаты тапшырылды. Ильяс хәзрәт Юнкин инде 20 ел дәвамында Балашов шәһәре һәм Балашов районы имамы булып тора. Рәхмәт хаты Балашов шәһәрендә узган күмәк ифтар вакытында тапшырылды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә. Читать дальше...