Төркиянең «Иҗтимагый тарих» фән журналында Надир Дәүләт турында мәкалә басылды
(Истанбул, 2 июнь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиянең «Иҗтимагый тарих» ("Toplumsal tarih" (Haziran, 2021)) фәнни журналының соңгы санында дөньякүләм танылган татар-төрек галиме Надир Дәүләт истәлегенә багышланган мәкалә дөнья күрде. Аның авторы — тарих фәннәре кандидаты Айшәгүн Сойсал. Надир Дәүләтнең элеккеге студенты Айшәгүн Сойсал остазын яшь галимнәр үстерүгә зур әһәмият биргән, аларга юл күрсәтеп торган галим; төрки дөнья тарихы буенча тиңдәшсез белгеч итеп таныткан. «Мин — Надир Дәүләтнең докторантура студенты... Читать дальше...