Марина Патяшина: Татарстанда коронавирустан вакциналар җитәрлек
(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда коронавируска каршы вакциналар җитәрлек. «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтүенчә, әлегә республикада 594 мең 354 доза вакцина исәпләнә. «Без 1,1 млн кешегә прививка ясаттык, тагын 2 млн 400 кешегә ясатырга кирәк. Вакцина барлык категория кешеләр өчен җитәрлек булачак, проблемалар юк», — диде Марина Патяшина. Бүген коронавирустан мәҗбүри вакцинация кертелде.