Чирмешәннең Лашман авыл җирлеге башлыгы халык белән туры эфирда аралашты
Шушы көннәрдә Чирмешән районының Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов интернетта, «ВКонтакте» челтәрендә туры эфирга чыкты.
«Безнең Чирмешән» сайтында хәбәр ителгәнчә, туры элемтә барышында ул авыл җирлегендә барган үзгәрешләр, проблемалар турында сөйләде һәм сорауларга җавап бирде.