Әгерҗе мегафермасында чит ил студентлары практика уза
Казан дәүләт ветеринария медицина академиясенең 5 курс студентлары Әгерҗе районының Яңавыл мегафермасында практика уза. Африка кызлары һәм Вьетнам егете Әгерҗе районына беренче тапкыр килгән, мегафермада да чит ил студентларын беренче тапкыр кабул иткәннәр.
Боко Тхумая Занзибар утравыннан, Камати Дуки Намибиядан, Нгуен Тхань Вьетнамнан биш ел элек Казанга укырга килгән. Бу хакта «Агрызские вести» хәбәр итә.
«Рус телен өйрәнү өчен махсус курсларга йөрдек. Без Татарстанда яши торган халыкларның мәдәнияте һәм сәнгате белән кызыксынабыз. Казанның истәлекле урыннарын өйрәнәбез», – дип сөйләде студентлар.
Алар кайбер татар сүзләрен дә өйрәнгән. Аралашканда «исәнмесез, хәерле иртә, рәхмәт, сау булыгыз» сүзләрен кулланалар. Чит ил студентларына татар халкының милли ризыклары – чәкчәк, өчпочмак, өлеш, шулай ук хуш исле үлән чәйләре ошаган.
Студентлар мегафермада ай буе ветеринар һөнәре нечкәлекләре белән танышачак, туплаган белемнәрен практикада куллана. Аларга тәҗрибәле белгечләр ярдәм итә.
«Алар кызыксынучан. Шуңа да студентлар белән эшләргә күңелле. Алар яшь терлекләрне тикшерә, сыерларны ясалма орлыкландыручы эшенең үзенчәлекләре белән таныша», – диде мегаферма ветеринары Марина Чайникова.
Студентлар якыннарын бик сагына, биш ел дәвамында алар туган йортларындагы ата-аналары, абый-апалары белән интернеттан гына аралашып яши.