Татарстанның Балык Бистәсе районында яшәүчеләр якташларына гуманитар ярдәм илтеп кайтты
Балык Бистәсе районында яшәүчеләр бердәм һәм актив рәвештә махсус хәрби операциягә киткән ир-егетләргә гуманитар ярдәм җыюын дәвам итә.
Олы Укмастан Римма ханым Касыймова авылдашларының эчкерсез ярдәме, бер төркем хатын-кызларның кич утырып җылы оекбашлар бәйләве турында яза. Бирдебәклеләр дә клубта «Йөрәк җылым кушам җепләргә» дигән кичә уздырып мобилизацияләнгән солдатларга йон оекбаш бәйләүне оештырган. Түбән Тегермәнлек авылы хатын-кызлары исә бердәм рәвештә маскировкалау челтәре үрүгә керешкән. Бу хакта «Авыл офыклары» сайтында хәбәр ителә.
Саный китсәң һәрбер авылдан әнә шундый ярдәм килгән. Биектау авылы халкы махсус хәрби операциягә киткән егетләр өчен акча җыеп, бөтен кирәк-яракны – утын кисә торган пычкы, тимер мич, кием-салым, аяк киемнәре сатып алганнар һәм аны үзебезнең егетләргә җибәргәннәр. Биектау җирлегеннән бүгенге көндә 8 егет хәрби хезмәттә.
Шушы көннәрдә чираттагы гуманитар йөкне махсус хәрби операция зонасына алып баруда район башлыгы Радик Ислямов катнашты. Ул узган атнада хезмәттәшләре белән Балык Бистәсеннән мобилизацияләнгән егетләр янында булып кайтты.