Магнитогорскида «Татар бәлеше бәйрәме» узды
Гыйнварның икенче яртысында Магнитогорск Халыклар дуслыгы йортында милли аш-су осталары «Татар бәлеше бәйрәме»нә җыелды. Татар мәдәнияте бүлеге хезмәткәрләре аны 2015 елдан бирле үткәреп килә.
Ел саен бәйрәм табыны төрлеләнә бара. Быел, 2023 елда, зур бәйрәм табынында 23 катнашучы әзерләгән татар ризыклары: өчпочмак, зур бәлеш, бәрәңге бәлеше, гөбәдия, балан бәлеше, каймак бәлеше, өлеш, чәк-чәк, кыстыбый һ.б. урын алган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тамашачылар һәм катнашучылар өчен төрле конкурслардан торган программа әзерләнгән. Аларның татар һәм рус телләрен белү дәрәҗәләре тикшерелгән, шигъри импровизация конкурсы, остаханәләр оештырылган.
Бәйрәм җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды, диелә хәбәрдә.