Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктырган 31 кешене хастаханәгә озатканнар
Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 76 яңа очрагы ачыкланган, 31 кеше хастаханәгә озатылган. Узган тәүлектә республикада ковидтан терелгән кешеләр дә, шулай ук коронавирус корбаны булган пациентлар да теркәлмәгән.
Тулаем алганда, Россиядә инде өченче көн рәттән коронавирус инфекциясен йоктыручылар арта. Әйтик, соңгы тәүлектә 9 мең 670 очрак теркәлгән. 6 мең 311 пациент савыккан, 1 мең 65 кеше хастаханәгә озатылган. 46 кеше коронавирус корбаны булган.
Искәртеп узабыз, бүген Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) хәбәр иткәнчә, илдә коронавирусның «кракен» дигән яңа вариантын йоктыруның инде икенче очрагы теркәлгән.