Татарстанда күзәтүләр тарихында иң күп санда яман шеш белән авыручылар теркәлгән
Татарстанда онкология белән хисапта 115 меңнән артык кеше тора һәм бу рекордлы сан. «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы Эдуард Нагуманов шул хакта сөйләде.
«Бүгенге көндә Татарстанда яман шеш белән авыручы 115 094 кеше теркәлгән. Бу республикада, күзәтүләр тарихында, хисапта торучыларның иң зур саны», - диде табиб.
Онколог бу санны ковид чикләүләреннән соң профилактик тикшерүләр һәм диспансеризациянең тулы көченә эшли башлавы белән бәйләде. Ягъни татарстанлылар үзләренең сәламәтлеген ешрак тикшерә башлаган.
Эдуард Нагуманов Татарстанның тагын бер рекорды турында сөйләде. Узган ел беренче тапкыр яман шешнең 17 049 очрагын ачыклаганнар. Бу алдагы ел белән чагыштырганда, 341 очракка күбрәк. Өстәвенә, 62,3 процент кеше табибларга яман шешнең беренче һәм икенче стадияләрендә мөрәҗәгать иткән.