Татарстанның Балык Бистәсе районында бер ир-ат машина белән буага төшеп китеп үлгән
Кичә Татарстанның Балык Бистәсе районында буада ир-ат мәете тапканнар. Бу хакта «Татар-информ»га әле хәл булган урында булучылар хәбәр итте.
Кешеләр әйтүенчә, мәетне Киек (Дикое поле) авылында тапканнар. Беренче мәгълүматлар буенча, ир-ат машина белән буага төшеп киткән.
Бу урынга ашыгыч хезмәтләрдә эшләүчеләр килгән. Водолазлар ир-атның мәетен ярга якын урында тапкан. Коткаручылар үлгән кешене полиция хезмәткәрләренә тапшырган.