Киндери зиратында шагыйрь Мөдәррис Вәлиевне искә алдылар
Казанның Киндери зиратында шагыйрь, әдәби тәнкыйтьче, нашир Мөдәррис Вәлиевне искә алдылар.
Татарстан язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, аның рухына Мәүлет хәзрәт дога укыды. Искә алу мәрәсимендә бер төркем каләм әһелләре, туганнары катнашты.