Казанда бишенче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән 2 яшьлек бала үлгән
Казанда бишенче кат тәрәзәсеннән 2 яшьлек бала егылып төшкән һәм һәлак булган. Фаҗига Минск урамындагы йортта булган. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Урынга Совет районын прокуроры урынбасары барган.
Прокуратура балигъ булмаган балаларның караучысыз калуын профилактикалау турында закон үтәлешен тикшерә башлаган.