Казанда шаурма сатучыны кыйнаганнан соң полиция хезмәткәрләре тикшерү үткәрә
Казанда җәмәгать туклануы павильоны сатучысын кыйнау фактыннан соң полиция хезмәткәрләре тикшерү үткәрә. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Бүген «Савиново» полиция бүлегенә шаурма пешерә торган урында сатучыны кыйнаулары турында хәбәр килә.
Урында полицейскийлар павильон хезмәткәре һәм өч сатып алучы арасында низаг чыгуын, аның тукмашу белән тәмамлануын ачыклый.
Нәтиҗәдә 21 яшьлек егетне хастаханәгә озаталар, ә шикләнелүчеләрне полиция бүлегенә китерәләр.
Суд-медицина экспертизасы билгеләнгән, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.