Татарстан синоптиклары буран турында кисәтә
Шимбәгә каршы төндә, 21 февральдә, Татарстанда тагын һава шартларының начараюы фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Тәүлекнең караңгы вакытында республика территориясендә, Казанны да кертеп, бураннар булачак, күз күреме бер-ике километрга кадәр начараячак.