«Нур» театрында премьера: робот һәм хисләр турында «мультик». 18+

Уфа «Нур» татар дәүләт драма театры Кече сәхнәсендә «Кредитка алган хатын» комедиясен чыгарды. Тамашачыны 2 сәгатьтән артык көлдерү максатын куйган комедияне театрның баш режиссеры Азат Җиһаншин сәхнәләштергән.

Спектакльнең алтарихы болайрак. Азат Җиһаншин белән Айгиз Баймөхәммәтов очраклы гына кайдадыр очрашып сөйләшеп утырган. Бәлки – очраклы гына, ә бәлки, яшь прозаикка «кармак салып карау» нияте белән, режиссер үзе сәхнәдә күрергә теләгән бер теманы әйткән: сәхнәдәге чын хисләр кыйммәтен робот аша күрсәтү. Әмма бу – тамашачыны көлдерә торган комедия жанрында булырга тиеш. Чөнки мондый җитди теманы көлкеле вакыйга аша ныграк җиткереп була.

Башкорт халкының ике талантлы вәкиле шулай сөйләшеп утырган да һәрберсе үз юлыннан киткән. Азат Җиһаншин алга таба «Нур» театрында спектакльләр чыгаруын дәвам иткән. Ә Айгиз Баймөхәммәтов, белгәнебезчә, «Шоңкар» яшьләр журналының баш мөхәррире һәм перспективалы прозаик, бу темага уйлана башлаган. Уйланып кына калмаган, эшкә тотынган. Беренче эше итеп, «Нур» театры янәшәсендә фатир арендалаган, ягъни, үзенә күрә иҗат йорты барлыкка китергән. Тәрәзәдән «Нур»га карап, кичләрен театр алдындагы Тукай һәйкәле янәшәсенә басып, Тукай белән «сөйләшеп», язылачак пьеса турында уйланган. Әкрен генә пьеса оеша башлаган, беренче пәрдә язылгач, аны Азат Җиһаншин укып чыккан һәм дәвам итәргә кирәклеген әйткән. Айгиз дәвам иткән. Пьеса әзер булгач, команда туплап, режиссер эшкә тотынган.

«Кредитка алган хатын» спектакле – адәм баласының иң нечкә хисләрен дә роботлар алыштыру мөмкинлеге турында юмор-сатира аша күпертеп әйтелгән театраль сүз.

Сюжеты буенча төп геройның – Искәндәрнең – хатыны киткәч, ул аның урынына кредитка робот сатып ала. Робот хатын йорт эшләреннән башлап ир-атның җенси теләкләренә кадәр – барысын да булдыра алырлык итеп ясалган. Аның тел проблемасы да юк – программаны татарча аралашуга көйлисең дә рәхәтләнеп аралашасың. Җенси активлыгын да, «уртача»дан башлап, 100 процентлыга кадәр күтәрергә була. Кыскасы, театр яшь чикләрен 18+ дип билгеләгән спектакльдә тамашачы шушы яшь чикләренә туры килгән тамаша карый.

Декорацияләреннән дә күренә – спектакль өчен зур чыгымнар тотылмаган. Бик гади генә декорация. «Хәтта артык гади» дип мыжгып куйдым әле. 18+ тамашалары белән мавыгучылардан булмагач, башта, дөресен әйткәндә, спектакль миңа... ничек әйтергә икән... артык мавыктырмады. «Татарстанда күптән мондый көнкүреш кәмитләрен дәүләт театры сәхнәсенә чыгармыйлар», – дигән уй да үтте башымнан. Әмма артистлар уены һәм тамашачының яратып каравы мине дә «бөтереп алды», бераздан үземнең көлеп утырганымны аңладым.

Әйе, бу – гади бер көнкүреш кәмите түгел, ә телевизордагы популяр ситкомнарга пародия ләбаса. Хәтта гади декорация дә шушы «эконом класслы» ситкомнарга пародия иде. Соңыннан режиссер, пародия булуын раслап: «Өлкәннәр өчен мультик инде», – дип өстәде.

Төп рольдә – Искәндәр ролендә – ике составта Р. Мөдәррисов һәм Р. Хисаметдинов. Спектакль мужикның хатыны өчен йомырга тәбәсе пешереп йөрүеннән башлана. Хатыны Римма (Резеда Зарипова һәм Гөлназ Мөхәммәдиева башкара) кайтып керә дә, юктан да тавыш чыгарып, өйдән чыгып китә. Ялгыз яшәргә өйрәнмәгән ир-ат аптырап калганда «ярдәмчеләр» дә табылып тора бит – аңа робот сатып алырга тәкъдим итәләр. Фирма агенты Тимур Аликович кызыктырып сөйләгәч ала, әлбәттә, ялгыз ир бу роботны. Шушы урында «Нур» театры сәхнәгә робот чыгарды. Чын робот түгел, әлбәттә, театр актрисасын. Мин караган көнне, робот Милалика ролендә театрның яшь актрисасы Зәринә Шәвәлиева иде. Шул ук рольдә Чулпан Раянова да уйный.

Робот сатучы Тимур Аликович ролендә – Венер Фәйзуллин (икенче составта – Айдар Хөснетдинов).

Баксаң, бу спектакль театрның яшь һәм яңа артистлары Зәринә Шәвәлиева һәм Венер Фәйзуллинның Уфа сәхнәсендә дебюты булган икән.

Спектакльдә Венерны күргәч, мин иске танышымны очраткан шикелле сөенеп бетә алмадым. Чаллы татар театры сәхнәсендә танылган язучы Шамил Идиатуллинның «Город Брежнев» романы буенча куелган «Шәһәр.Нокта.Брежнев» спектаклендә Артур ролен башкарган егет бит бу. Чаллы театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов: «Минем Артурны уйнар кешем бар – мин бу әсәрне сәхнәләштерә алам», – дигән иде.

Димәк, «Артур» Чаллыдан киткән дип, Чаллы театры өчен борчылып та куйдым.

Алгарак китеп әйтеп куйыйм – соңыннан мине Олег Кинҗәгулов тынычландырды. Аның Венер Фәйзуллинны алыштырыр кешесе табылган. «Спектакльгә яңа сулыш өрелде», – диде ул.

Венер Фәйзуллин белән театрга яңа килгән актриса Зәринә Шәвәлиева, өйләнешеп, иҗатларын Уфада дәвам итергә карар кылган – аның үз сәбәпләре бардыр. Кыскасы, Уфа «Нур» театры бу парны үзенә алып уңды, дип уйлыйм. Зәринә робот хатын ролен комплексларсыз рәхәтләнеп уйнап чыкты. Ә Венер кешегә кыстап-кыстап товар «төрткән» агентларның да кешелеклелеге барлыгын матур итеп күрсәтте.

Комедияләрдә төп геройны ачу өчен генә түгел, әсәрне җанландыру өчен дә күрше образы кулланыла. «Осенний марафон» моңсу комедиясендә Евгений Леонов башкарган образ – классик күрше. Татар театрына килгәндә, Зөлфәт Хәкимнең «Мин төш күрдем» пьесасы буенча Камал театрында куелган спектакльдә Хәлим Җәләй башкарган күрше роле – театр тарихында калырлык. Хәлим абыйның кыланмышлары әле дә күз алдында. «Нур» театрында бу роль – кирәккә-кирәкмәгәнгә йөгереп керә торган Арслан күрше роле – Мәхмүт Фатыйховка насыйп булган. (Икенче составта – Эльмир Газизуллин). Аның хатыны Сандугач ролендә Рәсимә Гайфуллина (Лина Ганиева). Рәхәтләнә күршеләр сәхнәдә: комедия аша күрсәтелгән гаилә трагедиясенең шаһиты булып кына калмыйлар, коткаручыга да әвереләләр.

Азактан бар да әйбәт бетә – ир белән хатын кавыша. Алай гына да түгел... хәер, мин алдыма сюжет сөйләп чыгу максаты куймаган идем. Әмма сюжет сөйләнгән очракта да куркыныч түгел – спектакльнең бар «тәме» сюжетта гына түгел, биредә спойлер куркынычы юк. Монда спектакльнең тәме – көлкеле диалогларда, артистларның һәм режиссерның сюжетны ничек итеп җиткерүендә. Монысын инде мин, бик теләсәм дә, тасвирлый алмыйм.

Спектакльдә бер образ бар – пенсия фонды агенты Эльза. Дөресен әйткәндә, мин бу образны башта аңламадым. Аның килеп китүенең сюжетка ни катнашы бар, дип аптырадым һәм авторның тәҗрибәсезлегенә сылтадым. Әмма спектакльдән соң мин моны аңладым.

Кыскасы, төп геройның хатыны авырлы булуын соңыннан аңлыйбыз. Аның тавыш-гаугасы авырлы хатынның көйсезлеге, «бзиклары», ягъни. Ирен яратканга «китәм» дисә дә, китәлми. Фонд агенты килгәч тә йөгереп кайта, робот килгәч тә... Боларның барысын да артистлар тәмләп уйный.

ххх

Татарстан театрлары дөньясында Туфан Миңнуллинның драматург буларак дебюты турында болайрак сөйлиләр. Минзәлә театрының легендар режиссеры Сабир Өметбаев Туфан Миңнуллинның өйрәнчек пьесасыннан спектакль чыгарган икән. Туфан Миңнуллин шуннан пьесаның ничек булырга тиешлеген һәм ничек булмаска тиешлеген аңлаган. Шулай итеп, бөек драматург туган.

Бәлки, «Кредитка алган хатын» спектаклендә Айгиз Баймөхәммәтов үзе дә ниндидер кимчелекләрен күргәндер. Әгәр алар аша татар-башкорт дөньясында яңа драматург туа икән – афәрин!

ххх

Тагын бер очраклылыкны искәртеп үтәсе килә. Үткән театр сезоны азагында Тинчурин театры робот турында спектакль куячагы хакында игълан итте. Театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов Тукай әдәби музеендагы Апуш исемле экскурсовод робот үрнәгендә сәхнәгә чын робот чыгарып спектакль куярга җыенды. Драматургларга бәйге дә игълан ителде. Синопсислар арасыннан режиссер, сценарист һәм театраль фотограф Рәмис Нәҗмиев варианты иң яхшысы дип тә табылган иде. Дөрес, әлеге спектакльне чыгару, финанслар булмау сәбәпле, соңрак вакытка күчерелде.

Менә шулай, җәмәгать, Тинчурин театры җыенган арада, «Нур» театры сәхнәгә роботны чыгарды да. Робот урынында тере актриса иде, әлбәттә. Әмма чыгуы хак.

Татарстан тамашачысы бу спектакльне карый алачакмы – билгесез. Әмма Башкортстанда яшәүче татарлар күрми калмас, дип уйлыйм. Театр аны стационарда да, районнарда гастрольләрдә дә уйнаячак.

Читайте на 123ru.net

Другие проекты от 123ru.net



Архангельск

Написал сообщение родным и исчез: Депутат и бизнесмен внезапно пропали на вертолёте Robinson под Архангельском



Жизнь

В городском округе Домодедово проведена агитационно-разъяснительная работа с населением о сохранности имущества.






Новости 24 часа

В Подмосковье сотрудники Росгвардии задержали подозреваемого в убийстве



Game News

Мультиплеерный данжен-кроулер Greedy Wizards: Speed Dungeon вышел в новой стране на iOS и Android



Казань

Два человека пострадали в ДТП с легковыми машинами и фурой в Кстовском округе



News Every Day

Raging Richarlison slams ‘f***ing s***’ card as Tottenham star’s EA FC 25 rating is revealed



Происшествия

В Подмосковье росгвардейцы задержали гражданина, находящегося в розыске.



Казань

Ильгиз Зайниев о ежегодном Послании Раиса РТ: Цели и задачи четко озвучены



Олег Митяев

Инициативы Олега Митяева



Казань

Особенные дети из Курска и ЛНР станут участниками фестиваля «Золотая Осень»



WTA

Рахимова обыграла Биррелл и вышла во второй круг WTA 1000 в Пекине



Казань

Энтузиаст запустил ChatGPT на калькуляторе



Алексей Сёмин

Требования к аварийным душам для правильной установки и использования



Симферополь

МВД: полиция в Симферополе задержала пенсионерку по подозрению в убийстве детей



Казань

С номером 666. Audi влетела в фуру на скорости 300 км/ч в Подмосковье



Татарстан

Павлова: В послании Минниханова парламенту тема поддержки участников СВО была основной



Москва

Подведены итоги конкурса «Мы верим твердо в героев спорта»



103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Казани — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Казани или других населённых пунктов Татарстана мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Казани можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России





Топ 10 новостей последнего часа в Казани и Татарстане




Новости Казани

До "дна" нацрейтинга мэров Сергею Салмину осталось восемь позиций

Энтузиаст запустил ChatGPT на калькуляторе

Два человека пострадали в ДТП с легковыми машинами и фурой в Кстовском округе

Знаки зодиака: Россиянки предпочитают украшения со львом


Казань

Проект «Ростелекома» «Азбука интернета» отмечает 10-летие






Rss.plus

Обзор известных приложений, созданных на iOS

Агния Кузнецова в шоу «Вкусно с Анфисой Чеховой» рассказала, как убедила Балабанова взять на роль её однокурсника

В Москве ежегодно состоялся юбилейный, всероссийский, патриотический гала-концерт «Проза и поэзия» «Россия - семья семей»

Можно ли перевестись из одной автошколы в другую в процессе обучения?

Moscow.media
Татарстан

Глава Минцифры РТ: Как сказал Рустам Минниханов, сервисы должны быть проактивны



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Елена Волкова

В Москве ежегодно состоялся юбилейный, всероссийский, патриотический гала-концерт «Проза и поэзия» «Россия - семья семей»




Спорт в Татарстане

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Леонид Черноног: Для создания городов будущего мы стремимся замкнуть партнерскую цепь «градостроитель-производитель лифтов»

Борцы-классики Подмосковья выиграли 4 медали на всероссийском турнире в Казани

Фонд президентских грантов помогает развитию адаптивной гимнастики в Самарской области и Республике Татарстан


Марин Чилич

Эйсинг-777 // Марин Чилич стал самым низкорейтинговым чемпионом турнира АТР



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России