Рамилә Хәйретдинова: «Рамиләнең барысы да идеаль дип уйлыйсыздыр...»
Җырчы Рамилә Хәйретдинова язылучыларын социаль челтәрләрдәге идеаль фото-видеоларга карап кына фикер йөртмәскә чакырган. Аның сүзләренчә, бер кешенең дә, шул исәптән артистларның да, тормышы идеаль түгел.
Сез инде менә Рамиләнең барысы да идеаль дип уйлыйсыздыр. Тормышы матур, әйбәт, яхшы дисездер. Матур фотолар куйгач, ай-яй матур яшиләр, дип уйлыйсың бит инде. Юк инде, дуслар, миндә дә кешечә. Әрләшәбез дә, дуслашабыз да. Балаларны да әрлим, – дип сөйли ул.
Балалар тыңламагач, ул да төрле «тәрбия» ысулларын куллануын сөйли.
Әтиләре кырысрак балаларны тәрбияләүдә. Балалар әтиләреннән куркалар, ул өйдә булганда безнең өйдә тынлык. Әтиләре киткәч, минем янда котыралар. Мөхәммәд Әминне интектерә, ул алар бер яшьтә дип уйлый. Өстерәп йөри, уйный, котыра. Башында, аркасында сикертә, мәтәлчек аттыра. Бер әйттем - тыңламый, ике әйттем – тыңламый, өч әйттем, дүртенчегә балконга чыкты. Менә кемдер каеш эләктерә, ә мин балконга чыгардым, – дип сөйли ул социаль челтәрдә.