Уразаның файдасы
Тимергали хәзрәт Юлдашев ураза тотуның файдасы турында аңлата.
- Ураза тоту әхлак нигезләрен ныгыта.
- Ураза тоту кешедә рәхим-шәфкатьлелек хисен уята.
- Ураза кешегә Аллаһ биргән нигъмәтләрнең кадерен белергә ярдәм итә.
- Ураза тоту кешене сәламәтләндерә.
- Ураза тоту кешене сабырлыкка өйрәтә.
- Ураза тоту Җәннәткә керүгә сәбәп була.
- Кыямәт көнендә ураза шәфәгатьче булачак.
- Аллаһы Тәгалә ураза тотучының догасын кабул итә.