Добавить новость
World News

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Оренбург мәхкәмәсе "Баймак эше" нигезендә тагын 6 гаепләнүчегә хөкем карарын игълан итте

Бүген, 5 майда Оренбург мәхкәмәсе "Баймак эше" нигезендә тагын 6 гаепләнүчегә хөкем карарын чыгарды. Әхәт Гыйбадуллин, Галим Заманов һәм Илнур Хаҗиев - 5 елга, Динар Акбалин, Даян Вәлиев һәм Дим Дәүләткилдин - 5,5 елга колониягә хөкем ителгән, дип хәбәр итә ОВД-Инфо.

Барысы да "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда" һәм "хакимият вәкилләренә карата көч куллануда" гаепләнгән иде. 2024 елның көзеннән алар Оренбур тикшерү изоляторында тотылды.

Хөкем карары чыгарылган Дим Дәүләткилдин тоткарланганда кыйналды. Туганнары мәгълүматынча, ОМОН хезмәткәрләре, гаебен тануны таләп итеп, Дәүләткилдинны кыйнаган, аннары авыр хәлдә Уфа хастаханәләренең берсенә китергән. Тикшерүнең нәрсә белән төгәлләнүе билгеле түгел.

"Баймак эше" фигурантларының эшләре Башкортстаннан читтәге мәхкәмәләргә җибәрелә: Оренбур, Орски, Тольятти, Ижау. Адвокатлар һәм активистлар моны мәхкәмәләр каршында протестлар булмасын өчен эшләнә дип саный.

Шулай итеп, "Баймак эше"ндә гаепләнүче 46 кешегә хөкем карарлары чыгарылды. 2024 елның гыйнварында башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап оештырылган протестлардан соң барлыгы 80ләп кеше тоткарланган иде.

Шулай итеп, Башкортстаннан читтә, прокуратураның үтенече нигезендә уздырылган мәхкәмә утырышларында Баймактагы протестлар эше нигезендә барлыгы 39 кешегә хөкем карары чыгарылган."Баймак эше"ндә гаепләнүчеләр арасында иң беренче булып Илшат Ульябаев эше каралды. Былтыр 17 июльдә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсе" аны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте. Бер адвокат "Баймак эше" белән бәйле "мәхкәмәләрнең барысы да Илшат Ульябаевның мәхкәмәсе сценариесе белән узачак", дип әйткән иде.2024 елның 5 декабрендә Тольяттиның Үзәк район мәхкәмәсендә (Самар өлкәсе) "Баймак эше"ндә гаепләнүче өч кешегә - Халид Ишкуәтовка, Илфат Ишморатовка һәм Закир Колмөхәммәтовка хөкем карары игълан ителгән иде. Ишкуәтовны 5,5 елга гомуми тәртипле колониягә, Ишморатов белән Колмөхәммәтовны - 4,5әр ел колониягә хөкем иттеләр. Азатлык Радиосы өч фигурант турында да язган иде.24 декабрьдә исә 24 декабрьдә Удмуртия республикасының Ижау шәһәрендәге мәхкәмә Башкортстандагы протест чараларында гаепләнүче биш кешегә хөкем карарлары чыгарды. Илнар Асылгуҗин, Айгиз Ишмурзин һәм Рафил Үтәбаевны — 8,5 ел колониягә хөкем иткәннәр, Фәнгиз Шәрифгалиевны — 5,5 елга, Фәнүр Хаҗинны — алты елга утыртканнар. Бу — "Баймак эше"ндә әлегә иң зур җәза мөддәтләре.28 гыйнварда Самарның Промышленный районы мәхкәмәсенең "Баймак эше"ндә гаепләнүче 29 яшьлек Минзия Әдъгамованы дүрт ел колониягә хөкем итүе билгеле булды. Мәхкәмә аңа җәзаны кичектереп торырга булган, чөнки аның балаларына әле 14 яшь тулмаган. Аннан читкә чыкмау турында имза алганнар һәм иреккә чыгарганнар диелә. Әдъгамова "Баймак эше"ндә йорт сагына утыртылган бердәнбер кеше иде.7 февральдә Ижаудагы Ленин район мәхкәмәсе 2024 елның гыйнварында Баймакта экоактивист Фаил Алсыновны яклап чыккан җыенда катнашкан алты кешене хөкем итте. Айтуган Малабаев белән Вилүр Карачурин 5әр ел колониягә хөкем ителде. Данис Үзәнбаев, Азат Мирзин, Фатих Әхмәтшин һәм Венер Яубасаровка 4,5 ел бирелде. "Баймак эше"нең бу фигурантлары "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллануда" гаепләнде.26 февральдә Айтуган Абдуллин, Денис Икбаев, Мурат Бикбулатов, Илмир Рыскулов һәм Айбулат Нигъмәтов бишәр ел колониягә хөкем ителде.13 мартта Самарның Промышленный район мәхкәмәсе Айгиз Әбсәламов (4,5 ел колония), Раил Галин (5 ел), Вадим Каһарманов (4 ел да 11 ай колония), Айсур Тулыбаев (4,5 ел колония) һәм Айгиз Уразаевны (4, 5 ел колония) хөкем итте.19 март көнне Оренбур Үзәк район мәхкәмәсе Айдар Йосыпов (4 ел), Илназ Мәхмүтов (3,9 ел), Зәки Ильясов (3,4 ел), Вәлләм Моталлаповка (3,3 ел) хөкем карарлары игълан иткән.7 апрельдә Оренбурның Промышленный районы мәхкәмәсендә Илмира Әхәтова, Азат Кусарбаев, Айдар Магадаев һәм Сания Үзәнбаева гомуми тәртипле колониягә 5,5 елга хөкем ителде, ә Азамат Әминевка — 4,5 ел бирелде. Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.

Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России