Добавить новость
World News



Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

"Казакъ хатын-кызларын урысныкы белән чагыштырган!" Журналистны казакъларның милли хисләрен рәнҗетүдә гаеплиләр

Казакъстанда җәнҗал: журналист Майя Бекбаева ХХ гасыр башы казакъ интеллигенциясенең шәхси тормышы турында тарихи фильм төшергән. Фильм үзе ике ел элек чыккан булса да, җәмәгатьчелекнең игътибарын әле генә җәлеп иткән. Ул "Алаш" мөхтәрияте лидерларының шәхси тормышы турында бәян итә: "Алаш" мөхтәрияте хәзерге Казакъстанга кадәр барлыкка килгән казакъ дәүләтчелегенең бер формасы булып санала.

Алаш-Урда яки Алаш мөхтәрияте — башкаласы Семейда (Алаш-калада) урнашкан казакъ дәүләт берәмлеге. Ул ХХ гасыр башында Русиядә сивил сугыш башлангач барлыкка килә, коммунистларга бик салкын карый, Колчак белән хезмәттәшлек итә. Алаш-Урда хакимияте әгъзалары казакъ милли интеллигенциясе вәкилләре була. 1920 елда Алаш-Урда совет хакимияте тарафыннан юк ителгәч, ул интеллигенциянең шактый зур өлеше Сталин чорында атып үтерелә.

Үзенең фильмында Майя Бекбаева Алаш-Урда хакимияте вәкилләренең күбесенчә казакъ хатын-кызларына түгел, ә урыс хатын-кызларына өйләнгәне турында да сөйли. Нәкъ менә бу Казакъстанда яшәүче кайбер кешеләрдә шактый зур ризасызлык уятты да инде.

"Һәм менә "журналист" ханым үзенең видеосында ул вакыттагы казакъ хатын-кызлары урыс хатын-кызлары белән чагыштырганда "конкуренциягә сәләтле булмаган" ди, — дип сөйли Бекбаева төшергән фильм турында журналист Мохтар Төмәнбай. — Ә ул урыс киленнәре безгә нәрсә алып килгән соң? Ә мин сезгә әйтәм! Алар безгә ни туган телен, ни туган мәдәниятен белмәгән тулы бер буын алып килде. Үзебезнең традицияләрне белү турында әйтеп тә тормыйм инде. Үзенең кем икәнен, кайдан килгәнен белмәүче маңкорт буыны килеп чыкты!"

Төмәнбайның бу сүзләре Казакъстандагы Интернетта бик тиз таралды, аны бик күп кеше күчереп үзендә уртаклашып куйды. Күпләр шулай ук Бекбаеваны казакъ хатын-кызларын һәм бөтен казакъ халкын мәсхәрәләүдә, милли хисләрне рәнҗетүдә гаепләп чыкты.

Фильмның авторы исә мин беркемне дә рәнҗетергә теләмәдем ди. Ул үзенә һәм ул төшергән фильмга карата дискредитацион мәгълүмати кампания алып барыла дип белдерде, тәнкыйть сүзләрен яудыручыларны фейклар таратуда гаепләп чыкты. Бекбаева хәтта аларны мәхкәмәгә шикаять итү белән дә янады — шул исәптән Мохтар Төмәнбайны да.

"Шушы һөҗүм, шушы провокацияләр артында кем генә тормасын — белеп торыгыз: мин дәшми калмам, гомеремнең күп елларын багышлаган үземнең шушы юлымнан тайпылмам, — дип кисәтте Майя Бекбаева. — Хәзер бөтен язылучыларым, дусларым, хезмәттәшләрем, чын журналистлардан шуны сорыйм: бу вазгыятьне сүтеп карап, асылына төшенеп, чын дөреслеккә ирешергә кирәк".

Җәнҗал китереп чыгарган әлеге фильм турында бәхәс һаман тынмый. Күпләр бер-берсен казакъ халкының чын тарихын белмәүдә гаепли. Ә кемдер исә бөтенләй конспирологик теорияләр уртаклашырга да читенсенми.

"Кайчан да булса империя таркалгач, безнең интеллигенциянең кайбер урыс хатыннары/киленнәре махсус Русия күзләве тарафыннан ялланып, шымчы-хатын рәвешендә үзләренең "патриотик бурычларын" үтәгән дигән документлар ачыкланса — бер дә гаҗәпләнмәм, — ди җәмәгать эшлеклесе Нурлан Төриханов. — Русиягә бәйле булырга тиешбез дигән шушы ярага төзәлергә мөмкинлек бирергә кирәк. Майя — үзе дә моны теләмичә — казакъ кешесе уйларга да теләмәгән уйларны уйларга мәҗбүр итүче триггер булып чыкты. Ә бит ул хакта уйларга кирәк! Без моны үзебез кичерергә тиеш. Тынлыкта. Үз фикерләребездә. Катлаулы сөйләшүләрдә".

Шушы җәнҗал барышында Майя Бекбаевага аның ил хакимиятләре белән уен уйнауларын да искә төшерәләр. 2016 елда хакимияттәге "Нур Отан" фиркасе съезды барышында журналист элекке президент Нурсолтан Нәзарбаев турында Елбасы (илбашы) "Казакъстан хатын-кызларының йөрәкләрен ешрак тибәргә мәҗбүр итә" дип белдергән иде. 2019 елда Бекбаева "Казах-ТВ" дәүләт телеканалының җитәкчесе итеп билгеләнде.

Әлеге материалның оригиналын "Настоящее время" телеканалы сайтында укый аласыз.

Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.

Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России