Роскомнадзор 2018 ел ахырына кадәр Русиядә Facebook-ны томаларга мөмкин
![Роскомнадзор 2018 ел ахырына кадәр Русиядә Facebook-ны томаларга мөмкин](https://gdb.rferl.org/4FB90910-309B-41A1-835F-1FBC080E6F46_w800_h450.jpg)
Роскомнадзор 2018 ел ахырына кадәр Facebook-ны тикшерәчәк. Русия хакимиятләренең таләпләре үтәлмәгән очракта, социаль челтәрне томалау мәсьәләсе күтәрелергә мөмкин. Бу хакта Роскомнадзор җитәкчесе Александр Жаров "Известия" басмасына интервьюда белдергән.