"Азат Идел-Урал" Миңнехановтан Данис Сәфәргали гаиләсенә ярдәм итүне сорый
"Азат Идел-Урал" хәрәкәте Татарстан президентыннан сәяси тоткын Данис Сәфәргали гаиләсенә ярдәм итүне сорый. "Татар милли хәрәкәтенә ярдәм итәргә теләмәсәгез дә, авыр хәлдә калган күп балалы анага ярдәм итүегез – сезнең абруегызны үстерәчәк", ди активистлар.