Туймазыда Габдулла Тукайга ачылган бюст шәхси акчага эшләнгән
![Туймазыда Габдулла Тукайга ачылган бюст шәхси акчага эшләнгән](https://gdb.rferl.org/4CAD96C6-CB95-467F-94D5-6EB9EA7156FE_w800_h450.jpg)
Бюстны ачу 26 апрель Габдулла Тукай туган көнне узды. Ул Туймазы шәһәрендәге “Төмәнәк” татар милли-мәдәни үзәге каршына куелды. Бюстка Габдулла Тукайның туган һәм үлгән еллары һәм “И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!” дип язылган.