Тукай көнен коронавирус та төссезләндерә алмый
![Тукай көнен коронавирус та төссезләндерә алмый](https://gdb.rferl.org/9C90B2BA-F2CE-423C-B440-491339A827AA_cx0_cy10_cw0_w800_h450.jpg)
Уфада Тукай көнен "Тукай моңнары" дигән сәнгатьле уку бәйгесе белән дә бәйрәм иттеләр. Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте Башкорт дәүләт педагогия университетының татар кафедрасы белән берлектә уздыра торган бу чара быел сигезенче тапкыр оештырылды.