Туроператорлар Русиядә туристик ширкәтләрнең 60 процентына банкротлык янавын белдерде
![Туроператорлар Русиядә туристик ширкәтләрнең 60 процентына банкротлык янавын белдерде](https://gdb.rferl.org/d5acf4e6-7405-4341-a253-225fe212123e_w800_h450.jpeg)
Русияләр өчен күпчелек юнәлешләр, шул исәптән Кытай, Көньяк-Көнчыгыш Азия, Ерак Көнчыгыш һәм тулысынча диярлек Европа элеккегечә ябык кала бирә. Шуның аркасында туроператорлар 2020 елда үз өсләренә алган туристлар алдындагы бурычларын быел да үти алмаган.