"Казан" төзелеш оешмасы җитәкчелегенә 172 миллион сумлык мошенниклык турында эш ачылган
Тикшерү фаразынча, Равил Җиһаншин җитәкләгән ширкәт җитәкчелеге 2019 елда салым оешмаларына, ике оешма белән эшчәнлеге турындагы декларацияләр һәм ялган документлар тапшырган. Нәтиҗәдә ширкәт бюджеттан 172 миллион сумлык салымын канунсыз рәвештә кире кайтарган.