Уфадагы Башкорт опера һәм балет театры музыкантлары күпләп эштән җибәрелүләрен хәбәр итте
Канал язуынча, коронавирус пандемиясе вакытында музыкантларга контракт нигезендә эшләячәкләрен әйткәннәр. Моңа риза булмаучылар белән хезмәт килешүләрен озайтмаганнар, яки бер еллык кына килешү төзегәннәр диелә. Эшсез калган 24 музыкант мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән.