Башкортстанда мәктәпләр өчен 26 миллион сумга Русия байраклары һәм тугралары сатып алачаклар
Бу акчалар республика бюджетыннан бирелә. Башкортстан мәгариф министрлыгына 275 Русия байрагы, шул ук санда байракларны күтәрү өчен урамга куела торган колгалар, өстәлгә куела торган 2750 байрак, 275 бүлмәгә эленә торган байрак, шул кадәр үк санда зур һәм кечкенә Русия тугралары сатып алыначак.