Уфада язгы чакырылышта хәрби комиссариатларга 150ләп кеше килмәгән
Быел яз Уфаның чакыру комиссияләренә барлыгы 6 меңнән артык егет килергә тиеш. Хәзергә 843 егет комиссиягә килгән, бу гомуми саннан 13 процентны тәшкил итә. 150 кеше бернинди җитди сәбәпсез повестканы игътибарсыз калдырган, шуларның 25е административ җаваплылыкка тартылган.