Көньяк Африка Җөмһүрияте хакимиятләре Путинга БРИКС җыенына килмәскә кушкан
Көньяк Африка Җөмһүрияте – Рим статусын имзалаган илләр исемлегенә керә, димәк ул Халыкара җинаять мәхкәмәсенең карарларын үтәргә тиеш. “Безнең Путинны кулга алмау кебек вариантыбыз юк. Әгәр ул монда килсә, аны кулга алырга туры киләчәк”, дигән басмага ил хөкүмәтенең вәкиле.