Русиядә пропагандачылар һәм җирле хакимиятләр сугышның төп символы булган Z тамгасыннан баш тарта
Аерым алганда, Башкортстанның Балакатай районы хакимият башлыгы Мәсхүт Минегалин сугыш башында социаль челтәрдәге фотосын Z хәрефе белән алмаштырган булган, соңрак аны алып куйган. Республиканың Зилаир районы хакимияте дә шулай ук эшләгән дип искәртелә.