Казанның “Салават күпере” торак комплексындагы балалар бакчасында җир убылганнан соң җинаять эше ачканнар
![Казанның “Салават күпере” торак комплексындагы балалар бакчасында җир убылганнан соң җинаять эше ачканнар](https://gdb.rferl.org/C5FDA9B2-B7DB-41DD-9BB2-6CEF389C5208_w800_h450.jpg)
Балалар бакчасы биләмәсендә җир 2022 елның ноябрендә убылган. Бакча мәйданчыгындагы 45нче йорт җир астына киткән. Шул вакыттан соң убылган урынны берничә тапкыр күмгәннәр, ә бакчаны тикшеренүләр уздырган вакытка ябып торганнар. Хакимиятләр моны карст күренешләре белән аңлата.