Татарстанда керәшен татарлары активистлары "Микулай" фильмын прокаттан алуны таләп итә
"Фильмда керәшен татарлары авылында яшәүчеләр мисалында, кешегә хас иң әшәке бозыклыклар - эчкечелек, азгынлык, кан катнаштыру, үз-үзеңә кул салу, төшенкелек, диннән язу күрсәтелә. Бу - фильмны караучыларда керәшеннәрнең бозык булуы турында ялган күзаллау тудыра", ди алар.