Эрдоган ХӘМӘСне "азат итүче мөҗәһидләр төркеме" дип атады
Моннан тыш Эрдоган эш сәфәре белән Израилгә бармаячагын әйтте. Әнкара Израил белән мөнәсәбәтләрен тәмам җайга салмакчы иде, әмма ул Төркия ягының яхшылыгыннан файдаланды һәм җавап адымнар ясамады, дип искәртте ул.