"Түбәтәйле, байраклы татар көрәшчесе". Батырхан Әгъзәмов Кызылда җирләнде
29 октябрьдә татар активисты, 24 яшьлек Батырхан Әгъзамов Тыва республикасында юл казасында һәлак булды. Ул Казанга кайтырга хыялланган, әмма насыйп булмаган. Азатлык Тывадан Казанга кайтып, милли хәрәкәтнең төрле чараларында актив катнашкан, моның өчен сак астына да эләккән татарны искә ала.