Добавить новость
World News in Tatar



Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

"Рөхсәтсез куелган". Самарда мәхкәмә Котраг һәйкәлен сүтү карарын чыгарды

Самар өлкәсендә Бөек Болгар дәүләтенең башлыгы Кубрат ханның улы Котрагка куелган һәйкәле сүтелергә тиеш. Мондый карарны 27 мартта Самар өлкәсе Арбитраж мәхкәмәсе чыгарган. Карар үз көченә кергәч, һәйкәлне бер ай эчендә куелган урыныннан алырга кирәк булачак.
Самарның "Туган тел" җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров һәйкәлне Котраг бу җирләрдә беркайчан да яшәмәгән дип сүттерәләр дип зарлана, моны сәяси карар дип саный. Самарда солдат Швейк һәм Дядя Степага һәйкәл куелган, ә алар гомумән, беркайчан да булмаган затлар ди ул.
"Бу беркемне дә борчымый. Аерым кешеләрнең коррупцион яки сәяси карары, — дигән Шәкүров "Бизнес Онлайн"га. — Һәйкәлгә Болгарстан кешеләре акча җыйды, алар аны Татарстанга китерде, әмма анда кискен баш тарттылар. Без монда һәйкәлне кабул иттек, куйдык, хәзер Котрагны моннан да чыгаралар".
Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров әлеге объект конгресс белән килештерелмәде дигән журналистларга.
"Монда Татарстанның эзе дә күренә"2023 елның 12 гыйнварында Самар өлкәсенең Ширяево авылы янында (Жигулевски шәһәр округына карый) Бөек Болгар дәүләтенең башлыгы Кубрат ханның улы Котрагка һәйкәл куелды. Риваятьләр нигезендә, ул болгарларны Идел буена китергән дип санала. Һәйкәлнең авторы — Болгарстан сынчысы Дишко Дишков. Сынны ясау чыгымын Болгарстан ягы — эшкуар Ивелин Михайлов үз өстенә алган. Моңа кадәр Кубратның башка улы — Альцекка өч метрлы һәйкәл Италиядә куелган иде. Альцек нәкъ шушы урыннарда үз кабиләсе белән төпләнеп утырган дип санала. Шундый юл белән Идел буенда да болгарларның эзен күрсәтергә теләгәннәр.
Һәйкәлне Самар өлкәсендә урнаштыру артыннан "Болгар мирасы" мәдәни-агарту фонды җитәкчесе Гомәр Батыршин йөргән. Ул Идел елгасы буенда махсус урын таба, җирлекне төзекләндерә, юл чыгымнарын түли һәм, Азатлыкка 2023 елда әйтүенчә рөхсәт алу кәгазьләрен алуга да ирешә.
2023 елда Азатлык Радиосы теләнмәгән оешма дип танылмаган иде, мәкаләдә телгә алынган кешеләр белән 2023 елда сөйләштек.
Санкцияләр сәбәпле, һәйкәлне Русиягә китертү үзе бер зур кыйсса булды ди. Сынны Төркия һәм Грузия аша Русиягә алып чыга алмаганнар. Нәтиҗәдә, ул Самар төбәгенә Иран һәм Азәрбәйҗан аша килеп җиткән. "Ике ай ярым вакыт юлга китте", дип искә ала ул.
Батыршин аңлатуынча, әлеге низаг артында "уйлап чыгарылган аргументлар" ята. Ул һәйкәлне "Самарская луга" милли паркы җитәкчесе белән алдан килештереп куйдырткан. Шулай да, һәйкәл парк чигендәге муниципаль җирнең "биш метрлык кишәрлегенә кереп" урнаштырылган булып чыккан. Шуннан соң хакимият белән проблемнар башланды ди ул.
"Һәйкәлне куеп бер атна узганнан соң Жигулевски мэрыннан шалтырату булды. Ни өчен сез рөхсәт алмыйча һәйкәл куйдыгыз диде ул. Безнең рөхсәт бар дип аңлаттык. Ул һәйкәл безнең җирдә тора дип әйтте. Бу 5 метр җир кишәрлеге. Ярый, шуннан соң без рөхсәт алыр өчен документлар җыя башладык. Һәм кинәт кенә мэр үзенә чакыртып, Ак йортта (Губернатор идарәсендә) канәгатьсезлек белдерәләр һәм сезгә рөхсәт бирмәскә кушалар дип әйтте. Монда Татарстанның эзе дә күренә. Мөгаен, Мәскәүдән республикадан сайланган депутаттан шалтырату булган. Янәсе, Татарстанда куярга рөхсәт ителмәгән һәйкәлне Самарда куйгансыз, проблемнарың булуың бар, дип әйтте бер танышым. Шуннан соң һәйкәлне рәсмиләштерергә рөхсәт итмәделәр. Жигулевски мэриясе бездән сынны алып куюны сорый. Мин алардан һәйкәлне алып кую турындагы документны бирегез дип сорадым. Гомумән, хәзер моны башкару мөмкин эш түгел, чөнки анда керерлек юл юк. Безгә мэрия бернинди документлар бирмәде, шул арада җәмәгатьчелек үз фикерен белдерә башлады. Күпчелек кеше бу һәйкәлне хуплап чыкты. Шул йогынты ясадымы — хәзер вазгыять тынычланып калды", дигән иде ул ике ел элек.
Батыршин һәйкәлне рәсмиләштерү эше туктап калган хәлдә диде. Моңарчы хакимият аларны "дустанә булмаган ил" белән эш итүдә дә гаепләгән булган.
"Беренче аргумент дип һәйкәлнең дустанә булмаган илдә ясалуы әйтелде. Соңрак эчке эшләр департаменты бу хакта әйтүдән туктады. Һәйкәл бит биш ел элек үк эшләнгән иде. Алар безгә Русия тышкы эшләр министрлыгы шундый хат юллады диделәр. Мин Мәскәүдә министрлыкка мөрәҗәгать иттем, ләкин бер ни дә табылмады. Баксаң, Самарда Русия тышкы эшләр министрлыгының бүлеге бар икән. Алар ни өчен һәйкәл куйдыгыз дип хакимияткә сорау юллаган булган. Шулай да күптән түгел Болгарстандагы бер русофил Николай Малиновның Мәскәүдә чыгыш ясавыннан соң, бу "дустанә булмаган ил" дигән сорауны күтәрми башладылар. Димәк, бу куертылган мәсьәлә булып чыга", ди ул.
Ни өчен һәйкәл өчен нәкъ шушы урын сайланды, дигән сорауга ул:
"Бу урында Болгар дәүләтенең көньяк чиге булган һәм 3 метрлы барс куелган. Без аны ике тапкыр куеп, ике тапкыр алырга мәҗбүр булдык. Өченче тапкыр урнаштырдык. Без бу урында татар мәктәбе укучыларын китереп, тарих дәресе үткәрә идек, тирә-юньне төзекләндереп килдек", дип җавап кайтарды ул.
Әйтергә кирәк, үз вакытында Котрагка һәйкәлне Болгарда куярга теләгәннәр, ләкин биләмәләр ЮНЕСКО карамагында булу сәбәпле куелмаган диелде. Соңрак Татарстанның Тәтеш районында урнаштыру турында сүз барды, әмма бу да тормышка ашмады.
Гомәр Батыршин фикеренчә, "Татарстанда һәйкәл куюга ачыктан-ачык каршы чыгучы да, әмма рөхсәт итүче дә булмады". Республикада аны куюга каршы Русия думасына Татарстаннан сайланган депутат, "Яңарыш" фондының элекке башкарма мөдире Татьяна Ларионова булды ди ул.
Шулай да бәхәстә Батыршинны Татарстан галимнәре яклап чыккан. Татарстан Фәннәр академиясенең ул вакыттагы президенты Мәкъзүм Сәлахов Жигулевски мэры исеменә һәйкәл куюны хуплауны сорап хат (хатның күчермәсе Азатлыкта да бар) юллаган. Шул ук вакытта Батыршин Татар конгрессыннан ярдәм булмавын әйтте.
"Татарстанда Дөнья татар конгрессының Самардагы бүлеге — "Дуслык" оешмасы җитәкчесе конгресстан хат алыйк дип әйткән иде. Әмма Казаннан ярдәм булмады, чөнки конгрессның "тегесе кирәкми, бусы кирәкми" дигән позициясе бар. Алар болгарчылыкны да кире какмый, ләкин бик сакчыл эш итә", ди ул.
Шулай да һәйкәлгә каршы кампания дәвам итә. Самардагы төбәк тарихын өйрәнүче Александр Назаров Котрагка һәйкәл куелуның канунилыгын тикшерүне сораган. Жигулевски мэры Илья Сухих һәйкәлнең кире сүтелүен дә кире какмаган.
Гомәр Батыршин һәйкәлне кире сүтәргә җыенмавын әйткән иде, чөнки, аныңча, Самар җирләренә Котраг һәм болгарлар үсеш китергән.
"Мин һәйкәлне кире сүтмәячәкмен. Үзләре нәрсә эшләргә тели, шуны эшләсен. Без анда брусчатка җәйдек инде", диде ул.
Алга таба агачлар утыртырга, төзекләндерергә, зыялыларны, татар мәктәбе укучыларын чакырырга теләвен дә әйтте ул.


"Котраг риваятьләрдә генә телгә алына"Тарихчы Фаяз Хуҗин тарихи документлар белән Котрагның Урта Идел буена килүе расланмаса да, моны инкарь итәргә ярамый дип белдерде 2023 елда.
"Кубрат ханның биш улы була. Шул улларының өчесе — Аспарух, Кубер, Альцекның исемнәре риваятьләрдә генә түгел, көнбатыш елъязмаларында да сакланып калган. Аспарух Дунайга китеп Болгар дәүләтен төзи. Куберның исеме Паннония, яки хәзерге Маҗарстан территориясендә телгә алына. Өченче төпчек улы Альцек Италиянең төньягында төпләнеп кала.
Кубратның ике улы — Баян һәм Котраг риваятьләрдә генә телгә алына. Баян Бөек Болгар дәүләтендә утырып кала һәм соңрак төрле сәбәпләр аркасында күченергә мәҗбүр була. Бүген Кавказдагы балкарлар борыңгы бабаларын Баяннан булган дип исәпли.
Котраг риваятьләрдә генә телгә алынса да, без аны булмаган дип әйтә алмыйбыз. VII гасыр — тынгысыз вакыт. Хәзәрләр Кубрат-ханның дәүләтен җимерә. Менә шул вакыттан соң без Котрагны Урта Иделгә киткән дип саныйбыз.
Элегрәк болгарларның Идел буена күчеп утыруы VIII гасыр урталарында булган дип санала иде. Тәтеш районындагы Олы Тархан зиратын иң борыңгы каберстан дип белә идек. Ул 1950-60 елларда археологлар тарафыннан өйрәнелде. Шулай да, 1980нче елларда Самар өлкәсендә болгарларның тагы да борыңгырак каберләрен таптылар. Алар VII гасыр ахыры — VIII гасыр башына карый. Борыңгы болгарларның каберләре Самар һәм Сембер өлкәләрендә бар. Мондый типтагы зиратлар әлегә Татарстанда табылмаган", диде ул ике ел элек.
Тарихчы Самар өлкәсендә Котрагка һәйкәл кую урынлы ди.
"Котраг риваятенең асылы чынбарлыкка нигезләнгән дип уйлыйм. Шуңа күрә Самарда Котрагка һәйкәл кую - актуаль мәсьәлә. Аларга афәрин диясе генә кала. 1223 елда монгол-татарлар урысларга каршы сугышып аларны җиңә. Шуннан соң шул ук елны алар болгарлар белән очраша. Бу Самар өлкәсенең (Җигүле) Жигули таулары янында була", ди ул.
Фаяз Хуҗин әлеге һәйкәл Татарстанның Тәтеш районында урнаштырылырга тиеш булганын раслады. Ләкин билгесез сәбәпләр аркасында — әллә "безнең җитәкчеләр рөхсәт бирмәдеме" — һәйкәл куелмады.
Этнолог Дамир Исхаков мондый һәйкәлләр куюны алга сөргән Болгарстан бизнесменнары һәм җәмәгать эшлеклеләре болгар фашистларына караган "уң хәрәкәт" белән бәйле дип саный. "Русиядә мондый һәйкәлләр куярга ярамый. Аларда Бөек Болгарстан идеологиясе, ә без моны хупламыйбыз. Без болгарлар Идел буе татарларын формалаштыруда катнашкан дигән фәнни карашны гына кабул итәбез. Без аларның ролен таныйбыз, ләкин тарихи чынбарлык башка төрле булган. Шуңа күрә мин Самар өлкәсе хакимияте карарын хуплыйм", дигән Исхаков "Бизнес Онлайн"га.
2022 елда Чуашстанның Шемурша авылында Котрагка һәйкәл ачылды. Аны сынчы Николай Кондракшин ясаган. Чуаш активистлары үзләрен Котрагның һәм болгарларның варислары дип саный.
"Котраг Идел буе Болгарына беренче нигез салучы булып санала. Шунлыктан безнең бабаларыбыз Идел буена килеп урнашкан. Бу чуаш халкы өчен мөһим фигура, шуңа да һәйкәлне кую зур әһәмияткә ия", дип белдергән иде активист Галина-Айпике Григорьева.
Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России