Добавить новость

«Татар сүзе» бәйгесе гала-концерты – «Татар теле дип янып яшәүче кешеләребез бар»

«Татар сүзе» Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырыла һәм телевизион проект буларак тормышка ашырыла.

5 ел дәвамында бәйге 20 000 артык катнашучыны җәлеп иткән. Быел исә бәйгегә 4500 гариза килгән. Жюри әгъзалары алар арасыннан 38 җиңүчене билгеләгән. Бәйгенең географиясе дә елдан-ел киңәя: Башкортстан, Мари Эл, Удмуртия республикалары, Киров, Төмән, Самара, Ульяновск, Мәскәү өлкәләре, Узбәкстан, Казахстан һәм хәтта Төркиядән дә гаризалар килгән.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Татар сүзе»нең гала-концерты башланганчы, бәйгедә бишенче ел рәттән катнашучы, быел «Гаилә» номинациясендә финалга узган – Саба районының Шыңар авылыннан Билаловлар гаиләсе белән аралашып алдым.

Һәр бәйгегә үзебезнең эшләрне җибәрә килдек. Башта поэзия номинациясендә үзем генә катнашкан идем, икенче елны үзем язган шигырь белән чыгыш ясадым, аннаң соң – 2 кызым белән, ә быел исә гаиләбез белән үк көчебезне сынап карарга булдык. Әти, кызларым, апай, сеңелкәш, аның кызы белән матур номер әзерләдек.

Үткән ел «Туган авылым» ресторанының махсус бүләгенә ия булган идек, быел менә финалда. Финалга чыгуның серен дә белдек – әгәр чыгышта әтиләр, бабайлар катнашса, җиңү ихтималы тагын да арта. Без, үзебезнең номер аша, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын яктыртырга тырыштык, – диде алар.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

«Татар сүзе» бәйгесенең мәртәбәле жюри әгъзалары белән дә таныштырып китәм.

Татарстанның Язучылар берлеге рәисе – Ркаил Зәйдулла, Татарстан Республикасы Министрлар Кбинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова, Казан Дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева, Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Ирек Шәрипов, Татарстанның халык артисты – Луара Шакирҗан, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе – Илсөяр Ихсанова, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты – Илдар Хәйруллин, Татарстанның атказанган артисты – Ирек Хафизов, Бөтендөнья Татар конгрессының мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе – Гөлназ Шәйхи, филология фәннәре докторы, профессор – Флера Сәйфуллина.

«Һәр 4500 катнашучы да зур иҗади хезмәт башкарды»

Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов үзе тәбрикләде.

«Биредәге матур җылы туган тел мохитен бөтен татар дөньясына җиткерәсем килә, бөтен татарларның күңеленә ирештерәсе килә! Һәр 4500 катнашучы да зур иҗади хезмәт башкарды – алар барысы да минем өчен җиңүчеләр!» – диде ул сәхнәдән.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«ТНВ» генераль директоры Илшат Юныс улы Әминов, мондый катнашучылар булганда, тенең саклануы һәм үсешенә зур өметләр баглады:

«Йөрәктә өмет барлыкка килде. Халык санын алганнан соң да «тел бетә, балалар сөйләшми» дип күп сүз йөрде. 5 елда барысы 20 мең гариза килде. Димәк, татар теле дип янып яшәүче кешеләребез бар», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Җиңүчеләрнең һәркайсына акчалата приз тапшырылды. Быел бәйге тагын да күбрәк премиаль фонд белән аерылып торды. Ул 2 000 000 сумны тәшкил итте. Моннан тыш җиңүчеләр катнашында телевизон тапшырулар әзерләнгән. Алар «ТНВ» һәм «Шаян ТВ» каналларында ел дәвамында күрсәтеләчәк.

Гала-концерт театральләштерелгән тамаша форматында узды. Ул буыннар арасындагы бәйләнешне, милли мәдәниятнең матурлыгын һәм байлыгын тагын бер кат ассызыклады. Бәйрәмнең махсус кунаклары буларак, танылган татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясады. Алар – Татарстан Республикасының халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова, «Голос. Дети» проекты финалисты Сәид Галиуллин, халыкара конкурслар лауреаты Рөстәм Хөсәенов. Шулай ук, җиңүчеләрне Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин котларга килде. Ул үзенең яңа җырын башкарды.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Катнашучылар арасында нәни балалардан алып өлкән яшьтәге әби-бабайларга кадәр бар иде. Аларның сәхнәдә үз-үзләрен горур тотуы, сәнгатьле итеп шигырь сөйләүләре сокландырды. Шунысына да игътибар иттем: чара бик кызу динамикада барды, чыгыш ясаучылар бер-бер артлы чыга бардылар, шуңа концерт озакка сузылмады да. Моның өчен оештыручыларга аеруча хөрмәт.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Концертны төгәлләп, эстрада йолдызлары бәйге җиңүчеләре белән бергә, традицион рәвештә, халкыбызның икенче гимны булган «Туган тел» җырын башкарды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Ижевске

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Ижевска
Экология в Удмуртии
Спорт в Удмуртии
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Ижевска — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Ижевска или других населённых пунктов Удмуртии мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Ижевске можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа в Ижевске и Удмуртии



Rss.plus


Новости Ижевска







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в Удмуртии



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Ижевске, в Удмуртии и в России