Добавить новость

Машинага тагылган ватрушкада бәрелеп үлгән кызның әнисе: «Кызымның дустын гаепләмим»

Казанда суд иптәшен машинага тагылган ватрушкада йөрткән Эвелина Якупова эшен карый башлады. Ватрушкадагы кыз гаять зур тизлектә башы белән юл билгесенә бәрелә һәм алган җәрәхәтләрдән үлә. Тулырак мәгълүмат суд залыннан «Татар-информ» репортажында.

Мәрхүмнең әнисе елый, куллары бик нык калтырый иде

Казанның Киров суды Эвелина Якупованың җинаять эшен карый башлады. Аны «Саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән юл йөрү кагыйдәләрен бозу»да һәм «Юл-транспорт һәлакәте урынын калдыру»да гаеплиләр.

Процесс башында ук Эвелина Якуповага 22 яшь икәнлеге ачыкланды, ул Казанда туган, ятим. Аның урта махсус белеме бар, хәзер кыз хастаханәдә эшли, элек хөкем ителгәне булмаган.

Фаҗига 8 гыйнварда була. Машина руле артында Эвелина була. Машина артына бәйләнгән тюбингка аның якын дусты – 20 яшьлек Дарья Акинова утыра. Машина карлы юл буйлап бара.

Бер мизгелдә кыз автомобильнең тизлеген арттыра һәм ватрушка юл билгесенә килеп бәрелә. Коточкыч фаҗига видеокүзәтү камералары язмаларына эләккән.

Җинаятькә китерерлек җиңел караш белән автомобильдә йөргән, кызны буксирлау тросы ярдәмендә машинага бәйләнгән кабартылган чана – тюбингта йөрткән, шул рәвешле юл йөрү кагыйдәләрен бозган. Якупова тюбинг юлның уң ягына чыгып китүгә юл куйган, һәм тюбинг юл билгесенә бәрелә. Үз гамәлләре белән, машина йөртүче юл хәрәкәте кагыйдәләренең берничә пункты таләпләрен бозган. Юл-транспорт һәлакәтеннән соң, машина йөртүче вакыйга урыныннан кача. Һәлакәт нәтиҗәсендә тюбингтагы кыз тән җәрәхәтләре ала, ул шул ук көнне хастаханәдә үлә, – дип сөйләде судта Казанның Киров районы прокуроры урынбасары Рифат Сафиуллин.

Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров

Берничә минут дәвамында дәүләт гаепләүчесе Дарья алган җәрәхәтләрне һәм күпсанлы сынуларны санап чыкты.

Мәрхүмнең әнисе моны тыңлаганда елады, аның куллары бик нык калтырый иде. Сүз уңаеннан, нәкъ менә ул зыян күрүче дип танылган.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 10 гыйнварда җинаять эше кузгатылган. Шул ук көнне Эвелина Якупованы тоткарлыйлар, аңа гаепләү белдерәләр. 11 гыйнварда Казанның Идел буе суды аны 2 айга өй арестына җибәрә.

Кулга алу вакытында Якупованың адвокаты, булган хәл өчен гаеп тулысынча һәлак булучыда ята, янәсе, ватрушкада шуу аның инициативасы булган, дип белдергән..

«Миннән гаепләү булмаячак, алар дуслар иде»

Эвелина Якупова, гаепләүне тыңлаганнан соң, гаепне өлешчә тануын белдерде. Ул үзен юл-транспорт һәлакәте урынын калдыруда гаепләү белән килешми. Урыннан китүен ул дустын хастаханәгә илтү белән аклый.

Шуннан соң суд зыян күргән якның – һәлак булган Дарьяның әнисе фикерен тыңлады.

«Мин нәрсә әйтергә белмим, ләкин миннән Эвелина ягына гаепләүләр булмаячак», – диде ул.

Узган утырышта Якупованың адвокаты судка Эвелинаның дустын хастаханәгә алып китүен, ә аннары гаебен тануын раслады.

20 яшьлек Дарья Акинованың Казанның Яңа Аракчино бистәсендә ватрушкада шуганда җитди җәрәхәтләр алуы турында хәбәрләр таралганда, аның үлеме версиясе башка иде. Янәсе, кыз таудан ватрушкада тәгәрәп төшә һәм башы белән коймага бәрелә. Алган җәрәхәтләрдән үлә.

Соңрак бу мәгълүматның чынбарлыкка туры килмәве ачыкланды. Һәлак булучының каны аның фаразланган үлеме урыныннан 1,2 км ераклыкта табылган. Видеокүзәтү камераларыннан язма да барлыкка килә. Анда кызның автомобильнең артына бәйләп куелган тюбингта утырып баруы күренә.

Суд карары буенча, Эвелина Якупова өй арестында тагын ким дигәндә 3 ай булачак. Әлегә суд тикшерүе бара. Әгәр бу вакыт җитмәсә, чик кую чарасын озайту мәсьәләсе туачак.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Кирове

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Кирова
Экология в Кировской области
Спорт в Кировской области
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Кирова — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Кирова или других населённых пунктов Кировской области мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Кирове можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа в Кирове и Кировской области



Rss.plus


Новости Кирова







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в Кировской области



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Кирове, в Кировской области и в России