Ярдәм кирәк: «Җәлил укулары» әдәби бәйгесендә җиңгән Алсу аяксыз калган
Сургут татарлары милли-мәдәния автономиясе ВКонтактеда сәхифәсендә ярдәм җыю игълан итте.
«Дуслар! Сезнең ярдәм кирәк. Әйдәгез, Алсуга ярдәм итик. 8 9224263343 #Сбербанк. IV Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесендә үзенең таланты белән күпләрне таң калдырган, җиңүче кызыбыз, Алсуыбыз бүген ярдәмгә мохтаҗ. Дуслар! Читтә калмыйк», диелә бу хәбәрдә.
Постагы фотода балага аякка басарга ярдәм кирәк булуы язылган. «Алсуның аягын ампутацияләделәр, аңа кыйммәтле протез кирәк. 500 мең сум бик зур акча. Әйдәгез, ярдәм итик», диелә.
Фото: © https://vk.com/tatar_surguttat
Фото: © https://vk.com/tatar_surguttat
Фото: © https://vk.com/tatar_surguttat