Марат Яруллин зур шатлыгы турында хәбәр итә
Татар эстрадасында хатын-кызлар «любимчигы» Марат Яруллин яңа фатир алган. Якты һәм зур фатирда әле эшлисе эшләр байтак булуга карамастан, артист чыршы бизәп куйган.
«Бераз мактанып алыйм әле. Мин – үземнең яңа фатирымда. Монда гардероб, монда бер бүлмә, монда кунак бүлмәсе, монда минем бүлмә, әле анда караватны җыеп бетерәсе бар, бу бүлмәдә дә эшләр бар әле. Ә иң ошаганы – ванна бүлмәсе. Хәзер әйберләрне күчерә башлыйм инде», – дип шатлыгы белән бүлеште ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Җырчыны «яңа куышы» белән котлыйбыз, Яңа елда яңа фатирында яңа статуста бәхетле тормыш көтсен аны!