Добавить новость

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

«Такташ фест» фестиваленең йомгаклау кичәсе – ел дәвамындагы чараларның мәгънәле нәтиҗәсе

Камал театрының яңа бинасында «Такташ FEST» проектын йомгаклауга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Кичәдә яшь язучылар бәйгесе җиңүчеләре: Булат Ибраһим, Гөлүсә Батталова, Зөһрә, Илнар Фатыйхов, Гөлназ Әхмәдиева, Фәнис Зыялыларның Такташка ияреп язган шигырьләре яңгырады. Мәрьям Җаббарова, Тимур Мусин, Илгиз Мөхетдинов, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Казан федераль университетының «Мизгел» яшьләр театры чыгышлары булды. Алып баручы – Фәнис Җиһанша. Проект җитәкчесе – Ләйсән Сафина.

Сценарий авторы – Лилия Гыйбадуллина. Чыгыш ясаучылар: Мәрьям Җаббарова, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Тимур Мусин, Илгиз Мөхетдинов, Ильяс Камал, Зилә Гайнуллина, Сәрия Рахмани, Луиза Заһидуллина, Казан федераль университетының «Мизгел» яшьләр театры һәм аның режиссеры – Илфак Хафизов, Казан консерваториясенең опера студиясе җитәкчесе Әлфия Җаббарова.

«Такташ FEST» яшь язучылар бәйгесендә 1 нче урын яулаган Булат Ибраһимның «Үзгәрми бу заман» шигыре:

«Такташ FEST» яшь язучылар бәйгесендә 3 нче урын яулаган Зөһрәнең «Бу тормышлар һаман син язганча» шигыре:

«Такташ FEST» яшь язучылар бәйгесендә 1 нче урын яулаган Гөлүсә Батталованың «Иләктән иләнгәннәр» шигыре:

Миләүшә Хәбетдинова, әдәбият белгече, филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты

Финал кичәсен әзерләүдә катнашкан барлык кешеләргә зур рәхмәт белдерәсем килә. Сез Такташ рухын сәхнәләштерә алдыгыз, стереотиплардан читләшеп, аның иҗатын заманча итеп тәкъдим иттегез. Сценарий программасына цензура аркасында үз вакытында басылмыйча калган хатирәләр кертелде, бу – Һ.Такташны шәхес һәм иҗат кешесе буларак аңларга мөмкинлек бирде.

Һади Такташ иҗат иткән әсәрләр, яңа буын язучылар, композиторлар, җырчылар, артистлар һәм гади укучылар тарафыннан яратып кабул ителә. Иң кыйммәтлесе шунда: сәхнәне яшьләр тотты.

Поэтик һәм музыкаль әсәрләр Такташ традицияләре дәвамлылыгын күрсәтте. Кичәнең концепциясен төзүчеләр аның иҗатын гадиләштерергә, биографиянең этапларын йомшартырга тырышмаган... Тамашачыларны язучының әсәрләре генә түгел, ә аның иҗат программасы белән дә таныштырдылар. Сәхнәдә шагыйрь образын күрсәтә алдылар, ул иҗади прорыв ясаган, эчтәлек һәм форма ягыннан да. Программа моноопералар, опералар, трагедияләр һәм башкалардан өзекләрне үз эченә алган иде.

Әлфәт Закирҗанов, әдәбият галиме, тәнкыйтьче, филология фәннәре докторы

«Такташ фест» фестиваленен йомгаклау кичәсе ел дәвамында барган күптөрле чараларның мәгънәле нәтиҗәсе булды. Такташ турында истәлекләр әлеге бунтарь йөрәкле, ашкын хисле шәхесне аңларга, аңа якынаерга ярдәм итте. Ә инде төрле тема-мотивлар, әдәби агымнар белән бәйле шигырьләре шагыйрьнең үзләнүләренә, сәнгать фикерләү үзенчәлекләренә юл ачты. Зәвык белән сайланган җырлар, аларның Мәрьям Җаббарова, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Илгиз Мөхетдинов кебек талантлар тарафыннан башкарылуы кичәдә нур өстенә нур булды. Ильяс Камал җитәкчелегендәге музыкантлар залны моң белән тутырды. КФУ студентларының «Мизгел» театр студиясе күрсәткән «Җир уллары трагедиясе»ннән өзек Такташ геройларына хас әрнү, сызлану, эзләнүләрнен бүген дә заманча янгыравын күрсәтте. Кичә Такташнын үз иҗатына хас мәгънәви эчтәлек алып, чын мәгънәсендә сәнгать бәйрәме төсен алды һәм шуның белән тамашачы күңеленә хуш килде.

Ихтыяр Кыямов, Казан федераль университеты студенты

«Такташ Fest» нәтиҗәләрен чыгару кичәсендә мин тәмам мәмнүн булып утырдым. Беренчедән, татар халкының Такташ кебек даһи уллары барлыгына, икенчедән, Такташ рухы белән илһамланган шагыйрьләр, композиторлар, музыкантлар, җырчылар сәләтенә, өченчедән, Такташ иҗатына төшенә алган, аңа мөкиббән булган зыялылар барлыгына сокландым.

Милләтебезнең мәшһүр улларына багышланган күркәм һәм юмарт (монысы хәзерге вакытта аеруча мөһим!) бәйгеләр үткәрелеп торсын, күбәйсен, күләмләнсен, дигән теләк кенә белдерәсе кала. Элгәрләрнең мирасын барлап яңа «йолдыз»ларны калкыту – чын мәгънәсендә милләтне саклау ул! Традицияләрне дәвам иттерү – ул торгызылган учакны саклау, аңа утын өстәп тору, көлгә табыну түгел.

Анабель Такташ, Һади Такташның оныкчыгы

Кичә бик матур узды. Бабамның биографиясенә кагылышлы хәтирәләрне професииональ актерлар тарафыннан сәхнәдә күрү – зур бәхет. Программадагы «Җир уллары трагедиясе»ннән өзек бигрәк тә тетрәндергеч булды, чөнки бу әсәр миңа аеруча якын. Бу әсәрне академия театры сәхнәсендә бик күрәсем килә.

Яшь шагыйрьләр бабай әсәрләреннән илһамланып иҗат итәләр, моңа битараф калып булмый.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России