Добавить новость



Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Шагыйрьләр Кабан буена күчә. Тукайсыз гына. Тукайны ничек күчерсеннәр – ул бит һәйкәл

Казанда традицион Шигырь бәйрәменең 61нчесе яңа урында узачак. 26 апрель көнне 14.00 сәгатьтә Камал театрының яңа бинасының Кабан күле буендагы мәйданында Шигырь бәйрәме әзерләнә.

Әйе, әзерлек эшләре бара. Урын мәсьәләсе хәл ителгән, кыскасы. Инсценировка авторы – шагыйрь, Муса Җәлил премиясе лауреаты, Татарстан Язучылар берлегенең Шигърият остаханәсе җитәкчесе Рифат Сәлах, режиссеры – Кариев театры артисты, Муса Җәлил премиясе лауреаты Булат Гатауллин. Алып баручылар – шагыйрьләр Булат Ибраһим һәм Эльвира Һадиева.

Театр янындагы ул мәйдан шактый зур, диләр. «Белгечләр әйтүе буенча, ул мәйданга 900 кешегә кадәр сыя ала», – дип искәртте Ркаил Зәйдулла. Һава торышы гына әйбәт булсын – утырырга урыннар да булачак, ди, китап сәүдәсе дә оештырылачак, чәй-фәлән дә булачак, дип уйланыла.

Әйе, бар да булачак. Тукай үзе генә, ой, гафу итегез, һәйкәле генә булмаячак. Тукай һәйкәле үз урынында – Опера һәм балет театры янында кала. Ә шагыйрьләр Кабан күле буена үзләре генә күчә.

26 апрельдә шигырь яңгыраячак ул мәйданны үз күзләребез белән күреп кайттык: театр бинасын Кабан күле ягыннан әйләндек. Бәйрәм көнне җил генә булмасын иде, дип телисе килә. Кабан күле ягыннан «баскычлы» ике мәйдан бар. Кайсысы икән, дип баш ваттык та, сораша-сораша аңлаштык кебек инде. Хәер, һава торышы шартлары икесендә дә тигез.

16.00 сәгатьтә шул ук мәйданда «Мин татарча сөйләшәм» фестивале башланып китә. Фестиваль өчен иңе-буе 6шар метрлы, биеклеге 60 см булган сәхнә ясалачак, ди. Ул сәхнә алдан ук корыладыр инде, димәк, шагыйрьләр шигырьне музыкант яшьләр өчен корылган сәхнәдә укыячак булып чыга.

Быел Шигырь кичәсенең яңа урында булуы вакытлы күренешме, әллә бу «бөек күчеш»ме – анысы билгеле түгел.

Хәтерләүчеләр булса, бу – Шигырь бәйрәмен күчерүнең беренче омтылышы түгел. 2021 елда Шигырь бәйрәменең Кырлайга күчүе турында шау-шу чыкты. Дөрес, ул вакытта хакимият Кырлайда да, Казанда да уздырып, проблеманы хәл итте. Сүз уңаеннан, быел Шигырь бәйрәмен алып барачак шагыйрь Булат Ибраһимовның көн кадагына суга торган шигыре дә татар шигърияте тарихында калды.

«Тукай Казаннан китә!

(була язып калган хәл)

Шар ярып, Печән базарын

Гәҗит сатучы малай

Гөжләтте бүген иртәдән,

Әйтерсең лә сипте май.

«Тукаев китә Казаннан»

«Әл-ислах»тан укыгыз.

Казанны ташлап, Кырлайга

Китә шагыйрь улыбыз…»

Тукай Казаннан китмәде, кыскасы. Алай гына да түгел, «Тукай Казаннан китә!» дигән сүзләр этәргеч булдымы икән әллә, 2024 елда «Казанга Тукай кайткан» дип аталган спектакль барлыкка килде. Сүз уңаеннан, Камал театрының яңа бинасында күрсәтелгән спектакль булды ул.

Әлеге спектакльнең нигезе 2023 елның 26 апрелендә Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган тантана булды. Анда эләгә алган бәхетлеләр режиссер Айдар Җаббаров, шагыйрә Резеда Гобәева һәм Камал театры артисты Эмиль Талипов иҗат иткән өр-яңа Тукай образын күрделәр. Быел бу спектакль Тукай премиясенә тәкъдим ителде.

Шигырь бәйрәме тарихы: Шигырь бәйрәме тарихы 1964 елда Тукай скверында урнашкан Тукай һәйкәле янында башланган.

Белешмә. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәле Тукай скверында урнашкан. Скульпторлар – Садри Ахун, Лев Кербель, Лев Писаревский. Архитектор – Л.Павлов. Һәйкәл 1958 елда ачыла. 1960 елдан – федераль дәрәҗәдәге мәдәни мирас объекты.

Тукайның Казандагы икенче һәйкәле Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры ышыгында – Театральная урамында. Бәйрәм соңрак әлеге һәйкәл янына күчкән.

«Шигырь бәйрәме Кабан күле буендагы Тукай һәйкәле янында үтә иде. Ләкин анда һәйкәл алдыннан трамвай йөри иде – митинг барганда трамвай үтә башласа, беркем дә ишетелми. Ул вакытларда көчәйтүче аппаратуралар да юк иде бит әле. Агач вагонлы трамвай шалтыр-шолтыр үтеп киткәндә, шигырь укудан туктап тора торган заманнар бар иде. Кеше дә күп җыела алмый иде. Шуңа күрә мин Мәдәният министрлыгында эшләгәндә, Опера театры янәшәсендәге Тукай һәйкәле янына күчердек. (1973-1982 елларда Ренат Харис ТР мәдәният министры урынбасары булып эшләгән. – авт.). Бу – минем инициатива белән эшләнде… Мин берничә ел инде «Шигырь бәйрәмен башка урынга күчерергә кирәктер» дигән фикердә яшим. Аның өчен Казанда махсус мәйдан булдырырга кирәк.. Университеттан Ленин бакчасына баскыч төшә бит – шунда Шигырь мәйданы ясау тәкъдиме белән чыккан идем. Анда Пушкин бәйрәме үткәргәндә Пушкин банерын куясың, Тукай бәйрәмен үткәргәндә – Тукайны. Халыкка бөек шәхесләрнең исемен сеңдерү өчен бәйрәм кирәк, ә урын юк», – дигән иде 2021 елда Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис.

Бүген мин, яңа урын буенча фикерен белешеп, аңа кабат шалтыраттым. Ул әлеге яңа урын турында да, ул урынны да белмәвен әйтте. Шигырь бәйрәме өчен Ленин бакчасының иң уңайлы урын булуын кабатлады.

Яңа урын турында шагыйрьләрдән башка фикер әйтүче булмады. «Анда ничек баралар икән соң?» – дип кенә сорады халык шагыйре Рәдиф Гаташ.

  • Иртәнге якта шагыйрьләр Тукай һәйкәленә үзләре генә барып чәчәк салып килергә уйлыйлар.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России