Гашура көнне садака биргән кеше күпме әҗер алачак?
Гашура көнне садака биргән кеше, бер бөртек садака өчен Өхед тавы кадәр әҗер алыр, диелә бер хәдистә. Бу турыда «Хозур дин турында» телеграм-каналында язалар.
Бүген – 5 июльдә – Гашура көне.
Садака биргәндә укый торган дога:
رَبَّنَا تَقَبَّلْ مِنَّا إِنَّكَ أَنتَ السَّمِيعُ الْعَلِيمُ
Раббәнәә тәкъаббәл миннәә иннәкә әннтә-ссәмиигъүль-гъәлиииим
«И, Раббыбыз! [Бу хезмәтебезне] Бездән кабул ит, һичшиксез, Син – [һәрнәрсәне] Ишетүче, [һәрнәрсәне] Белүче!» («Әл-Бәкарә / Сыер» сүрәсе, 127-нче аятьтән өзек).
Гашура көнне укый торган дога турында хәбәр иткән идек.
حَسْبُنَا الله وَنِعْمَ الْوَكِيلُ نِعْمَ الْمَوْلىَ وَنِعْمَ النَّصِيرٌ
Хәсбүналлаһ вә нигмәл вәкил, нигмәл мәүлә вә нигмән-насыйр.
«Аллаһ безгә җитә, Ул [бөтен эшләр тапшырыла торган] нинди яхшы Яклаучы!».
70 тапкыр укырга киңәш ителә, диелә хәбәрдә.