Добавить новость



Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Үз көчеңә ышануны киметә һәм сәламәтлекне какшата: Кырыс диеталарның җиде куркынычы

Ябыгу – күпләрнең хыялы. Һәм без могҗизалы диета эзлибез. Төрлесен сынап карыйбыз, ябыгабыз һәм тагын авырлык җыябыз, тагын яңасын эзли башлыйбыз. Ләкин 1 айда 10 килограммга кадәр ябыктыра торган диеталарның организм өчен куркыныч булу мөмкинлеген уйлап та карамыйбыз. Алар физик, шулай ук менталь һәм психологик сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин. Нутрициолог Марина Шитикова диеталарның тискәре йогынтылары турында сөйләгән. Бу хакта «Аргументы и Факты» яза.

«Үзеңне ризыктан чикләү – сәламәтлек өчен куркыныч. Еш кына диета тотып ябыкканнан соң, яңадан авырлык җыябыз», – ди ул.

Диетаның башка куркыныч яклары да бар:

1. Метаболизмның акрынаюы һәм гормональ дисбаланс

Кырыс диетага утырып, калорияләр кискен кимегәндә, организм моны ачлык турында сигнал буларак кабул итә. Җавап буларак ул, энергияне саклап калу өчен, матдәләр алмашын акрынайта. Грелин – ачлык гормоны күрсәткече арта, ул ашау теләген арттыра, һәм лептин – туену гормоны кими, бу – үз артыннан даими ачлык тойгысы китерә. Мондый гормональ тайпылышлар артык ашауга китерә.

2. Мускул массасы югалу

Киләсе этапта организм май тукымасы урынына мускул тукымасын киметә башлый. Моннан соң кабат акрын метаболизм халәте берлыкка килә.

3. Йо-йо эффекты

Хәзер «йо-йо эффекты» дигән билгеләмә еш очрый. Статистика буенча, кешеләрнең 80 процентка якыны ябыкканнан соң югалткан килограммнарын 1 елдан соң кире кайтара. Авырлыкның мондый цикллы тирбәнешләрен, уенчыкка охшатып, «йо-йо эффекты» дип атыйлар. Кеше диетадан соң гадәти туклануга кайта, һәм, шуның белән бергә, элеккеге килограммнары да кире әйләнеп кайта. «Ачлык» халәтендә булган организм, «кара көнгә» дип, актив рәвештә май туплый башлый.

4. Ашау тәртибе бозылу

Организм сигналларын игътибарсыз калдыру һәм табигый ачлык тойгысы булмау ашкайнату эшчәнлеге бозылуга китерергә мөмкин. «Зарарлы» ризыклардан кискен рәвештә тулысынча баш тарткан очракта, кеше ризык турында гына уйлый башлый, вакыт-вакыт диетаны боза. Соңыннан бу халәттән белгечләр ярдәмендә генә чыгып була. Шуңа күрә сәламәт гадәтләрне гомерлеккә формалаштырырга кирәк.

5. Үз-үзеңә ышаныч кимү

Диеталар организм сигналларын игътибарсыз калдырып, кагыйдәләргә һәм стандартларга таянырга өйрәтә. Үз халәтебезгә игътибар итәсе урында, без башкаларның киңәшләренә иярә башлыйбыз. Тәнебез биргән сигналларга колак салмау сәламәт тормыш төзергә комачаулый.

6. Социаль изоляция

Акрынлап, теләгән нәтиҗәгә ирешмичә, социаль тормышны чикләргә кирәк, дигән фикер формалаша. Очрашулар вакытында диета бозылыр дип курку аркасында, изоляция барлыкка килә. Ә кешеләр белән аралашмау депрессия куркынычын арттыра.

7. Үзеңне башкалардан ким күрү

Күпләр бик еш кына, түзә алмыйча, вакыт-вакыт диеталарын боза. Бу – үз-үзеңә бәяне һәм үз көчеңә ышануны киметә.

Нишләргә?

Баланслы туклану режимын саклагыз. Ашкайнату системасын яхшырту өчен аксым, файдалы майлар һәм клетчатканы күбрәк ашарга киңәш ителә. Шикәр урынына җиләк-җимеш ашарга мөмкин. Җиңел үзләштерелә торган углеводларны – татлы ризыкларны һәм камыр ризыкларын киметергә кирәк. Аларны ризык ашаганнан соң десерт сыйфатында гына кулланырга була. Калорияләрне санап, кайбер ризыкларны рационнан тулысынча чыгарырга түгел, ә дөрес продуктларны кырыс чикләүләрсез кулланырга кирәк. Бу – сезгә шул исәптән эмоциональ ләззәт тә китерәчәк.

Физик активлык өстәгез. Даими күнегүләр, табигатьтә озак йөрүләр метаболизмны тизләтә һәм яхшы кәефкә йогынты ясый. Шуны да онытмаска кирәк: йокы җитмәү шулай ук стресска китерә һәм артык ашауга сәбәп була ала. Организм өчен тәүлегенә уртача 7-8 сәгать йокы кирәк.

Үз алдыгызга реаль максатлар куегыз. Ябыгу сезнең тәнегез өчен куркыныч булырга тиеш түгел. Бу – атнага уртача 0,5-1 кг. Бу – сезнең нерв һәм гормональ системагызга тискәре йогынты ясамаячак. Шуны истә тоту мөһим, беренче чиратта үлчәүдәге саннарга түгел, ә үз халәтеңә игътибар итәргә кирәк.

Баланс ризыкта гына түгел, тормышта да мөһим. Үз тәнеңне тыңлый белү, актив яшәү рәвеше һәм үзеңә карата артык таләпләр куймау тискәре йогынты ясамыйча гына менталь һәм физик халәтне яхшыртачак, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России