Авырга узган яшь кызны егете атып үтерергә маташканда абыйсы һәлак булган
Американың Висконсин штатында 17 яшьлек йөкле кызны егете үтермәкче була, сеңлесен коткарырга маташкан абый кеше үлә. Бу хакта People басмасы хәбәр итте, дип яза «Рен-ТВ».
Фаҗига Баррон шәһәрендә булган. Йөклелекнең җиденче аенда булган 17 яшьлек хатын-кыз фатирга кергән, анда аны егете көтеп торган.
Егет кызга аткан, пуля аның эченә тигән. Абыйсы сеңлесенә ярдәмгә ташланган, әмма егет аңа да аткан. Абый кеше җәрәхәтләрдән һәлак булган.
Хатын-кызны хастаханәгә китергәннәр. Аның үзен һәм сабыен коткарып кала алганнар. Табиблар, баланың хәле тотрыклы, дип бәяли. Абый белән сеңелгә һөҗүм иткән ир-егет үз-үзенә кул салган.