Роберт Әхмәтҗановны искә алдык: Шагыйрьнең биографиясе – шигырьләрдә
«2025 елның азагы әдәбият өлкәсендәге вакыйгаларга бик бай булды», – дип башлады чыгышын күренекле татар шагыйре Роберт Әхмәтҗановның тууына 90 еллыкка багышланган әдәби-музыкаль кичәдә Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.
Әйе, быел ел азагына таба әдәби-музыкаль кичәләр бер-бер артлы үтеп кенә торды: Казанның төрле сәхнәләрендә Хәсән Туфанны, Лена Шагыйрьҗанны, Гариф Ахуновны, Туфан Миңнуллинны, Мөхәммәт Мәһдиевны искә алдык, моңа әле бихисап узган китап презентацияләрен дә кушып була.
Шагыйрь Роберт Әхмәтҗановның 90 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының Кече залында үтте. Кичәнең сценарий авторы – Илсөяр Иксанова, режиссер – Лилия Әхмәтова. Кичәнең исеме шагыйрьнең «Җәяүле күбәләк» шигыре белән аталган.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла: «Татарның бөек шагыйре Роберт Әхмәтҗановны искә алырга килүегез өчен рәхмәт! Роберт Әхмәтҗанов турында сөйләгәндә, бөек француз шагыйре Шарль Бодлерның «Альбатрос» дигән шигыре искә төшә. Альбатрос киң канатларын җәеп һавада оча – гаҗәеп күркәм күренеш. Шуннан матрослар аны атып төшерәләр дә, ул палубада канатларын өстерәп очарга талпына, бу күренешне гүзәл дип әйтеп булмый. Роберт Әхмәтҗанның «Җәяүле күбәләк» шигырен һәм шул турында фәлсәфәсен укыгач, шул альбатрос күз алдына килә.
Чыннан да, Роберт Әхмәтҗановның язмышы да Бодлерның «Альбатрос»ына туры килә бугай. Роберт Әхмәтҗан искиткеч олуг талантлы шагыйрь иде. Шактый еллар элек бакыйлыкка күчсә дә, аның шигърияте безнең белән. Татар шигърияте яшәгәндә ул, йөзек кашы кебек, төрле яктан нурларын чәчәр. Шагыйрьнең биографиясе – шигырьләрдә.
Ул 1935 елда Балык Бистәсе районында туган. Казан дәүләт университетында укыганда ук беренче шигырьләр җыентыгы басыла. Әстерханда эшләп кайта – мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта. Кайткач, Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшли. Тоташтан булмаса да, күп кенә татар редакцияләрендә әдәби хезмәткәр булып эшләде.
Турысын әйтергә кирәк – кайда гына эшләсә дә, шигърият белән яшәде. Шигърият булып яшәде. Аның «Якты елга», «Кояшларың белән кил син миңа» кебек җырларын гына исегезгә төшерегез! Хәзер бит җыр өчен аерым текстлар язалар. Роберт Әхмәтҗановның җыр сүзләрен музыкадан аерып куйсаң да чын шигырь буларак кабул итәсең. Бу инде – олуглыгын исбатлый торган күрсәткеч.
Миңа Роберт Әхмәтҗанов белән шактый аралашырга туры килде. Татар матбугатында кызыклы мәкалә яки яшьрәк шагыйрьләрнең кызыклы иҗаты дөнья күрсә, төннең кайсы сәгате булуына карамастан шалтырата торган иде. Ул инде күптән китеп барса да, үзем дә сизмәстән, аның шалтыратуын көтәм. Ул инде шалтырата алмый, күңелдә бер юаныч бар – аның шигырьләрен алып укыгач, җан чистарып, рухың сафланып китә. Бу – шагыйрьнең олуглыгы һәм безнең бәхетебез».
Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин: «ХХ гасыр поэзиясе турында сүз барганда, Роберт Әхмәтҗанов аерым урын алып тора. 2001 елдагы интервьюсында ул: «Тормыш елгасының башы – Балык Бистәсе районының Иске Арыш авылында», – дип әйткән, һәм ул үз иҗатында шул авыл табигатенә кайтты. Аның исеме татар әдәбияты мирасында зур хәрефләр белән язылган һәм, әлбәттә, безнең төп бурычларыбызның берсе – аның исемен мәңгеләштерү, иҗатын балаларыбызга җиткерү».
Кичә дәвамында Тинчурин театрыннан Артем Пискунов, Түбән Кама театрыннан Гүзәл Шәмәрданова, Кариев театрыннан Айрат Шамс, Ләйсән Большова, Камал театрыннан Фәннур Мөхәммәтҗановлар шагыйрьнең шигырьләрен укыды.
Роберт Әхмәтҗанов шигырьләренә язылган, татар җыры тарихына кереп калган «Кояшларың белән кил син миңа», «Минутларны ник саныйсың» җырларын Алмас Хөсәенов, «Якты елга» җырын Асылъяр башкарды, «Саумы, кояш!» җырын Рөстәм Насыйбуллин башкарды.
Шигъри сүз белән өртелгән нурлы кичә иде ул. Драма артистлары чыгышы да, җырчылар да затлы шигъриятнең нинди булуын җиткерделәр. Беренче урында пластика да, музыка да түгел, бары тик галиҗәнап шигырь иде.
Бер генә нәрсә борчыды: ясалма фәһем белән мавыгып китеп, Аллаһ язмаган картиналар чыгарып куйдылар – үз кичәсендә күрсәтелгән видеода атның ничек чапканын күрсә, Роберт Әхмәтҗанов төнлә Ркаил Зәйдуллага шалтыратып ни дияр иде икән? Ә шагыйрьнең авылы турында шигырь укылганда фон булып торган йортны һәм авылны күрсә... Залда утырган халык шагыйрьләре Рәдиф Гаташ, Равил Фәйзуллин, Газинур Моратлар бу рәсемнәрне күреп, «Киләчәктә минем кичәне уздырырга уйласагыз, арткы фонда ИИ ясаган картиналарны кулланмагыз», – дип васыять язып калдырырга мөмкин әле. Монысы – шаярту, әлбәттә, чынлыкта эш ясалма фәһемдә түгел, игътибарсызлыкта инде. Тәнкыйтем шул гына, җылы һәм ихлас кичә өчен рәхмәт!