Каз өмәсе
Йола- бәйрәм “Туган авылым” туристлык мәйданына да килеп җитте. Кунаклар кәнәгатьме?
Татар халкының милли йолаларын ачык чагылдырган Каз өмәсе, ил буйлап дәвам итә. Шушы көннәрдә башкалабызның Туган авылым комплексында, Каз өмәсе бәйрәме һәм ярминкәсе үтте. Шәһәр халкы һәм кунаклары төрле уеннарда, остаханәләрдә катнашты. Бәйрәмнең иң күңелле мизгелләре киләсе язмада.
Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы азык-телек министрлыгы, Казан шәһәре хакимияте белән берлектә оештырлган проект матур бер традициягә әверелеп китә.
Бу чараның мәгънәсе күпкә тирәнерәк. Биредә Бөтендөнья татар конгрессы канаты астында эшләп килүче оешмалар 20дән артык төбәк, Татарстан Республикасының 30 районынан теләк белдерүчеләр 6 номинациядә катнаша. Каз өмәсе ул һөнәрчелек тә, татар халкының яшәешнедә, көндәлек тормышында.
Халкыбыз үзенең йолаларын, гореф-гадәтләрен югалтмыйча, буыннан-буынга тапшырып килә. Авылларда каз өмәсе ел да зурлап үткәрелә. Җыр-биюләрне, уеннарны берләштергән күмәк хезмәт бәйрәме ул. Каз өмәсе ярминкәсе дә Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан алып барыла торган аеруча халыкчан проект.
Бәйрәмдә җырлап-биеп күңел ачкан халык, кайнар аш белән дә сыйланды, балалар өчен уеннар, һөнәрчеләр ярминкәдә үзләре җитештергән азык — төлекне дә татып карап, һәркем күңеленә хуш килгәнен сатып ала алды. Йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне затлы-зәвыклы рәвештә саклап килү барыбызның да бурычы.
Бүгенгесе көндә әлеге чара зур бер җыен дәрәҗәсенә күтәрелгән. Халыкны туплый торган йола бәйрәмнәрнең берсе.
Алия Галиуллина, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.
Сообщение Каз өмәсе появились сначала на Вести Татарстан.