Дерматолог киңәшләре: «Кыш көне баш киемсез йөрү алопецияне көчәйтергә мөмкин»
Төп киңәшләр
- Дерматолог, иртән торгач, битне сабынсыз, гади су белән генә юарга киңәш итә. Бу – тән тиресенең липид катламын саклау өчен кирәк.
- Юганнан соң составында спирт булмаган тоник кулланырга, аннары дымландыручы крем һәм SPF сыларга мөмкин.
- Белгеч сүзләренчә, кышын кояш агрессив була, бигрәк тә тауларда, чаңгыда шуганда. Кар кояш нурларын кире чагылдыра, шуңа күрә пешү (ожог) куркынычы арта. Мондый очракларда SPF кремнарны куллану мәҗбүри.
- Салкын һава һәм температураның кискен үзгәреше кан тамырларын тарайта. Шуның нәтиҗәсендә, тән тиресе суыкка сизгеррәк була, ә өйләрдәге коры һава тиренең тагын да коруына китерә. Шуңа күрә составында глицерин, гиалурон кислотасы, мочевина (карбамид) булган кремнар сайларга киңәш ителә.
- Иреннәрне саклау өчен вазелин, табигый майлар нигезендә гигиеник помада, бальзамнар кулланырга мөмкин.
- Чәчләрне һәм баш тиресен кыш көне шапка, яулык, шарф белән капларга кирәк. Чәч фолликулаларының төп туклану чыганагы – кан тамырлары. Салкынга чыккач, алар тарая, нәтиҗәдә, чәч тамырларының туклануы кими. Әгәр кешенең алопециягә (чәч коелуга) бирешүчәнлеге бар икән, баш киемсез йөрү бу процессны көчәйтергә мөмкин.
- Җилле көннәрдә битне капларга, кирәк булса балаклава кулланырга да ярый.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Кич белән, йоклар алдыннан, битне пенка яки йомшак гель ярдәмендә юарга мөмкин. Аларның составында да глицерин, гиалурон кислотасы, мочевина булуы яхшы. Аннары тоник һәм тукландыручы крем сылана. Кичке карауда SPFкрем кирәк түгел. Теләк буенча сывороткалар кулланырга мөмкин.
Бу киңәшләрне үтәп тә тән белән проблемалар булса, Ирина Камаева дерматологка мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. «Беренче этапта бальзамнар, кремнар да җитә. Әгәр дә булышмый икән, табибка күренергә кирәк. Без пациентларга төрле БАДлар, микроэлементлар да билгелибез. Организмга эчке яктан булыша торган витаминнар – балык мае, D витамины… Бу – эчке яктан дымландыру дип атала. Ләкин, табибка күренмичә, аларны эчәргә тәкъдим ителми. Аның төгәл дозасы була», – дип аңлатты ул.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Кыш көне нинди тире авырулары ешрак күзәтелә?
Кыш – күп кенә тән тиресе авырулары көчәя торган чор. Белгеч сүзләренчә, соңгы елларда салкынга дерматит (аны еш кына «салкынга аллергия» дип атыйлар) ешрак очрый башлаган. Моның төп сәбәбе – тиренең саклагыч барьеры бозылу.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Элек бу авыру сирәгрәк очрый иде, хәзер исә пациентлар арасында күбрәк күзәтелә. Аеруча балалар дучар. Шуңа күрә кыш көне балаларны, төп гигиенаны саклап, көн саен сабын, гельләр һәм мунчалалар белән юмаска киңәш итәбез, – дип аңлатты Ирина Камаева.
Дерматолог душ өчен гельләрне дә даими кулланырга киңәш итми, чөнки алар тиредә юылмый торган «налет» калдырырга мөмкин. Кыш көне гади балалар сабыны яки душ өчен махсус майлар куллану отышлырак.
Шулай ук салкын вакытта атопик дерматит көчәергә мөмкин. Аның төп сәбәпләре — түбән температура, стресс, балаларда исә туклану үзенчәлекләре.
Розацеа нәрсә ул?
Розацеа – бит тиресендә күзәтелә торган хроник ялкынсыну авыруы. Ул кызару, яндыру хисе белән характерлана. Күбрәк хатын-кызларда очрый, әмма ир-атларда да була. Ир-атларда авыру еш кына ринофима (борын тиресенең калынланып, зураеп кызаруы) формасында уза.
Фото: © Ясалма фәһем
Ирина Камаева сүзләренчә, хатын-кызларда бу авыру вакытында күбрәк борын, бит алмалары, ияк өлеше алсулана. Розацеаның башлангыч этабын 0,1 стадия дип атыйлар. Бу вакытта кеше салкын урамнан җылы бүлмәгә кергәч, мунчада, кайнар эчемлекләр эчкәндә битнең тиз кызаруын сизә. Болар – розацеаның беренче билгеләре.
Кыш көне салкын җил һәм температураның кискен үзгәреше аркасында әлеге авырулар көчәя. Шуңа күрә белгечләр биткә калынрак саклагыч крем сыларга киңәш итә.
Артык чисталыкның зыяны
Күп кешеләр битне «шыгырдап торганчы» юарга кирәк дип саный. Ләкин артык чисталык тән тиресенә зыян китерергә мөмкин.
Тән тиресе – безнең организмдагы иң зур орган. Аның саклагыч липид катламы бар. Әгәр без тирене даими рәвештә көчле чистарткычлар белән юабыз икән, бу катлам бозыла, микрояралар барлыкка килә, һәм бактерияләргә тирегә үтеп керү җиңеләя, – дип аңлата белгеч.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Аның сүзләренчә, һәр кешенең үз микробиомы бар. Ул – тиредә яшәүче файдалы һәм шартлы-патоген микроорганизмнар җыелмасы.
Мәсәлән, себореяле дерматит баш тиресендә Малассезия гөмбәчеге активлашу нәтиҗәсендә барлыкка килә. Бу гөмбәчек барлык кешеләрдә дә бар, тик кайбер факторлар (стресс, гормональ үзгәрешләр, салкын) аның күбәюенә китерә. Шулай ук керфекләрдә һәм тиредә Демодекс исемле тире талпаны очрый – бу да нормаль күренеш. «Әгәр без тирене артык «юабыз» икән, микробиомны да, липид катламын да юк итәбез, – дип искәртте дерматолог Ирина Камаева.
Нәтиҗәдә микроорганизмнар тән тиресенең тирән катламнарына үтеп керә башлый. Бу исә алтынсу стафилококк, стрептококклар белән бәйле җитдирәк авыруларга китерергә мөмкин.
Кыш көне тире бездән аеруча игътибар сорый. Аны артык чистартып та, бөтенләй карамыйча да булмый. Белгеч киңәшләренә колак салсагыз, кыш сезнең тән тиресе өчен җиңелрәк үтәчәк.
Фото: © «Татар-информ»