Фирдүс Тямаев: «Миндә бәйрәм кәефе юк...»
Җырчы Фирдүс Тямаев бу көннәрдә төрле районнарда бәйрәм кичәләре уздырып йөри. Ул анда әтиләре махсус операциядә хезмәт итүче балаларны чакыра. Артист әлеге бәйрәмне инде Аксубай, Базарлы Матак һәм Нурлат районнарында оештырган.
Җырчы үзенең төркеме белән махсус Яңа ел программасы әзерләгән. Әлбәттә инде, сабыйлар баллы күчтәнәчләрсез дә калмый.
«Миндә бәйрәм кәефе юк… Бу сабыйларга карап, йөрәкләрем өзелә. Бүген Аксубайда 130 бала белән Яңа ел бәйрәме ясадык. Нурлат, Базарлы Матак, Балык Бистәсе, рәхмәт сезгә», – дип яза җырчы Яңа ел кичәсенең матур мизгелләре белән бүлешеп.
Фирдүс Тямаев махсус операция башланганнан бирле егетләргә гуманитар ярдәм җыюда да актив катнаша. Хәрби зонага үзенең дә берничә тапкыр барып кайтканы бар.