Соңгы сүзләре: «Юлиягә тимә»: Чаллыда музыка тавышын киметүне сораган ир-атны үтергәннәр
Гаилә бәхете бер мизгелдә юкка чыга
Һәлак булган ир-атның килене Эльвина Шәрипова сөйләгәнчә, 48 яшьлек Рөстәм һәм аның 45 яшьлек хатыны Юлия – тумышлары белән Башкортстанның Агыйдел шәһәреннән. Күп еллар Себердә эшләгәннәр һәм яшәгәннәр. Кырыс Себер сынауларын узып, алар Чаллыга кайтып төпләнә, монда 3 бүлмәле фатир алалар. Уллары да Чаллыда үз язмышын таба – 2020 елда туй уздыралар, яшь парның баласы туа.
«Бабасы оныгы өчен үлеп торды, гел аның белән мәш килде», – дип сөйли Эльвина. Аның сүзләренчә, кайнанасы да һәрвакыт йорт җанлы булуы белән аерылып торган.
«Аның һәрнәрсәсе үз урынында, бөтен җире чиста-пөхтә, гел тәмле ис килеп тора», – дип сөйли киленнәре.
Яшь гаилә соңрак үз фатирларына күченә, ә элекке фатирда әти-әниләре төпчек кызлары белән яшәп кала. Гаилә бер-берсенә булышуны дәвам итә: бөтен бәйрәмнәрне бергә уздыралар, олы балалар көнкүрештә ярдәм итә.
«Дөресен әйтәм, аларның подъездын айнык дип әйтеп булмый. Әмма беркемнең дә агрессия белдергәне булмады. Киресенчә, исәнләшәләр, балага тәмле әйберләр тәкъдим итәләр. Бу күршедән бөтен кеше дә читләшергә тырыша иде, чөнки ул теләсә нинди сүздән кабынып китәргә, кимсетергә, тик торганнан сугыша башларга мөмкин», – дип сөйли Эльвина.
Дәһшәтле төн: «Телефонда – дистәләгән шалтырату»
Эльвина ул куркыныч төнне исенә төшерә.
«Ул көнне әти-әни безгә ремонт белән булышырга килгән иде. Озак эшләдек, бик арып кайтып киттеләр. Иртәнге 4тә баланы ашатырга уяндым, телефон экранына күз төшердем, ә анда – дистәләгән шалтырату. Фаҗига турында шулай белдек», – дип сөйли ул.
Соңгы шалтырату Казанда яшәүче апаларыннан була. Эльвина аңа кире шалтырата һәм «иреңнең әти-әнисен үтергәннәр» дигән сүзләр ишетә.
«Ул вакытта әнинең исән икәнен белми идек әле», – дип сөйләде киленнәре.
Соңыннан иренең сеңлесе сөйләгәнчә, гаилә төн уртасы җиткәндәрәк йокларга ята. Күршеләре музыка кычкырта башлый. Әтиләре уяна һәм аңа «тавышын яп» дип әйтергә керә.
Подъездда шау-шу ишетелә башлый, ызгыш чыккан кебек була. Билгеле булганча, күрше ир-ат, җавап итеп, пычакка ябыша һәм Рөстәм Шәриповка берничә мәртәбә – күкрәгенә, корсагына, кабыргаларына кадый. Рөстәм агарып кала. «Юлиягә тимә», – дип, соңгы сүзләрен әйтә.
«Чакырмыйм. Мине утыртачаклар»
Тавышка Юлия йөгереп чыга. Ә аңа кадәр ул кызына: «Бүлмәңдә утыр, чыгасы булма!» – дип әйтергә өлгерә. Юлия шушы сүзләре белән кызын саклап калган, дип саный Эльвина.
Иренең изрәп төшкән гәүдәсен күреп, Юлия куллары белән аның яраларын капларга тырыша. «Ашыгыч ярдәм чакыр!» – дип кычкыра.
Ә күршесе: «Чакырмыйм, мине утыртачаклар», – дип җавап бирә.
Соңыннан ул Юлияне типкәли башлый, баскычта аска таба этеп төшерә. Хатын баскычлар буйлап чүп үткәргеч торбага кадәр тәгәрәп төшә. Йөзе канлы измәгә әверелә, аңын югалта.
Килгән табиблар пульсын капшый башлый, шөкер, пульсы була.
«Әнине носилкага салып аска алып төшеп киткәндә, бөтен баскыч кан гына иде», – дип искә ала килене.
Табиблар иренең үлеме турында әйтүне тыйган
Юлияне хастаханәгә алып китәләр. Табиблар аның хәлен авыр дип бәяли.
«Табиблар аның йөзен кисәкләп диярлек җыйды. Өч хирург 8 сәгать операция ясады», – дип сөйли Эльвина.
Операциягә кадәр Юлиягә иренең үлеме турында хәбәр итүне тыялар. Хастаханәдә калган әбиләре аңа, ирең реанимациядә, дип әйтә. Юлия наркоздан айныгач кына аңа дөресен әйтәләр.
Фаҗига шушы йортта булган
Фото: «Челнинские известия»
«Бөтен подъездны куркытып торды»
Һәлак булган Рөстәмнең туганнары фикеренчә, әгәр ул күршенең кыланмышларына баштан ук җитди караган булсалар, бу фаҗига булмас та иде.
Подъезд буенча җаваплы Светлана Багаева сөйләгәнчә, 8 нче катта яшәүче ир-ат мондагы бөтен кешене куркытып торган. Подъезд ишеген җимергән, күршеләренә янап, ишек шакып йөргән.
«Миңа да ишек шакыды ул, «Үтерәм!» – дип кычкырды. Йөрәгем авырта башлады», – дип искә ала хатын-кыз.
Аның сүзләренчә, берсендә бу ир-атны әнисен кыйнаган өчен утырткач, күршеләре җиңел сулап куя.
«Тик тынычлык озакка бармады. Тагын подъездда барлыкка килде ул. Аннан барысы да курыкты. Бигрәк тә хатын-кызлар. Каршында хатын-кызмы, карт кешеме – аның өчен барыбер иде», – дип сөйли Светлана.
Берсендә өлкән яшьтәге күршесе аңа көчле музыка өчен кисәтү ясый. Бу ир-атның эскәмиядә сыра эчеп утырган вакыты була. Күршесе ялгыш шешәсенә тиеп китеп, сырасы түгелгәч, ул аны җиргә этеп ега һәм озак кына типкәли.
Күршеләре аннан бер генә зарланмаган.
«Фаҗига булачак, диделәр. Ул булды да. Хәзер, аны алып киткәч, кешеләр подъездга чыгарга курыкмый башлады», – дип сөйли Светлана ханым.
ТОС рәисе Елена Овчинникова сөйләгәнчә, бу хәл бөтен микрорайонны тетрәндергән. Бер мизгелдә туендыручысыз калган бу гаилә өчен хәзер кешеләр акча җыя.
«Бу онытылмый да, кичереп тә булмый. Димәк, еллар буе бу подъезд тиранының кыланмышларына «бытовуха» дип кенә караганнар. Җинаятьче иң кырыс җәза алырга тиеш, дип саныйм», – дигән Елена Овчинникова.
Рөстәмне туган ягы Башкортстанның Агыйдел шәһәрендә җирләгәннәр.
Чыганак: «Челнинские известия», Эльвира Мөхәммәтдинова